news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валерий Фальков студентлар өчен мәҗбүри булачак дүрт дисциплинаны атады

Россиядә барлык студентлар өчен югары белемнең социогуманитар үзәгенә кергән дүрт дисциплина мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков РФ халыкларының рус теленә һәм телләренә ярдәм итү советы утырышында белдерде.

«Бездә дүрт дисциплина – тарих, Россия дәүләтчелеге нигезләре, философия һәм рус теле барлык студентлар тарафыннан өйрәнеләчәк», – дип билгеләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Моңа кадәр Совет утырышын уздырган РФ Президенты Владимир Путин югары уку йортлары өчен «рус теле дәүләт теле буларак» уку модуле кысаларында рус теленең конституцион статусы һәм Россиянең тел сәясәте мәсьәләләре өйрәнеләчәк, дип искәртте.

Россия Федерациясе халыкларының рус теленә һәм телләренә ярдәм итү советы утырышында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәге җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot