news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валерий Фальков: 2025 елдан Россиядә «бакалавр» төшенчәсе булмый

2025 елдан Россиянең барлык югары уку йортларында кертеләчәк яңа мәгариф системасында «бакалавр» төшенчәсе булмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясаганда, РФ фән һәм югары белем министры вазифасына кандидат Валерий Фальков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Безнең югары белем бирү системасында, ул 2025 елдан кертелә, «бакалавр» төшенчәсе булмаячак. Югары белем һәм махсус югары белем булачак», - дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры постына дәгъвачы.

Элегрәк, 2023 елның маенда, РФ Президенты Владимир Путин 2023-2026 уку елларында Россиядә югары белем реформасы буенча пилот проектын Мәскәү авиация институты, МИСиС милли тикшеренү технология университеты, Мәскәү педагогия дәүләт университеты, Санкт-Петербург тау университеты, Иммануил Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты һәм Томск дәүләт университетында эшләтеп җибәрү турындагы указны имзалады.

Яңа система база һәм махсус югары белем бирүне, шулай ук һөнәри аспирантураны күздә тотачак. Махсус әзерлеккә магистратура, ординатура һәм ассистентура-стажировка кертеләчәк.

Фальков шулай ук кайбер белгечлекләр өчен дүрт еллык белем бирү җитәрлек түгел дип өстәде. Аның сүзләренчә, инженерлар, педагоглар һәм табиблар биш, биш ел ярым укырга тиеш. Хәер, табиблар инде биш елдан алып, белгечлек программалары буенча гына белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100