news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валентина Матвиенко укытучыларның хезмәт хакын арттырырга тәкдим итә

Ул бөтен төбәкләрдә дә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек арттыру ихтыяҗын беренче чираттагы мәсьәлә дип атый.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко бөтен төбәкләрдә дә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек итеп арттыру беренче чираттагы мәсьәлә булуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Мин укытучыларның хезмәт хакын формалаштыруның яңа тәртибенә күчәргә кирәк булуын әйткән идем инде. Ул бөтен төбәкләрдә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек арттыруны тәэмин итәчәк. Моны беренче чираттагы мәсьәлә дип саныйм», — дип яза Матвиенко Федерация Советы сайтындагы блогында.

Спикер сүзләренчә, Россиядә талантлы балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү системасы дөньяда иң яхшыларының берсе. Моны Россия укучыларының физика, математика, информатика буенча халыкара олимпиадалардагы уңышлары раслый, дип искәртә Матвиенко

news_right_1
news_right_2
news_bot