news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады

“Узган еллар республика өчен позитив үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды”, - диелә Федерация Советы спикеры телеграммасында

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килеп ирешкән.

Анда Россия парламентының Югары палатасы җитәкчесе барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлап, уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгән.

“Узган еллар республика өчен позитив үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды. Бүген уникаль табигый байлыкларга ия Татарстан икътисади, мәдәни, фәнни һәм кадрлар потенциалын үстерүне дәвам иттерә. Сәнәгый производство һәм социаль инфраструктура югары тизлек белән үсеш ала, авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре арта, күп кенә социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә. Республика чын мәгънәсендә Ватаныбызның данын еракларга таныткан якташлары – мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, дәүләт, сәяси һәм хәрби эшлеклеләре белән горурлана ала”, - диелә тәбрикнамәдә.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Респубикасы халкы алга таба да өлкән буын тарафыннан салынган туган җирнең иң яхшы традицияләрен саклаячагына, Россия үсеше хакына тырышып эшләячәгенә ышаныч белдерә.

ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100