news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко Россиянең абортларны тыю юлыннан бармаячагын әйтте

Дәүләт абортларны тыю юлыннан бармаячак, дип белдерде Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. Ул Россиядә демографик проблеманы хәл итүдә бернинди тыюлар да ярдәм итмәячәген ассызыклады, дип яза РИА Новости.

Җәмгыятьтә күзәтелгән сәламәт булмаган кайнарлык аркасында билгеле бер статустагы кешеләр уйламыйча һәм провокацион белдерүләр әйтә, аларга «хәтта комментарий бирергә дә теләк юк», дип өсти Матвиенко.

Ул ассызыклаганча, соңгы биш елда абортлар саны дүрттән бер өлешкә кимегән, ә тиздән җәмгыятьтә йөклелекне медицина күрсәткечләре нигезендә яки көчләү нәтиҗәсендә балага узган очракта гына өзәчәкләр. Ә менә абортларны тулысынча тыю «бу өлкәне яшерен юлга алып китәргә мөмкин», бу — хатын-кызның тормышын да куркыныч астына куячак.

Элегрәк Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова абортларны тыю туучылар санының артуына китермәячәген белдергән иде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чараларга караганда, күп кенә нюансларны исәпкә алырга кирәк. Чөнки хатын-кызлар йөклелекне медицина күрсәткечләре нигезендә генә түгел, ә башка җитди сәбәпләр аркасында да өзә. Шул ук вакытта, спикер фикеренчә, бу сәбәпләрнең законлылыгын профильле белгечләр бәяләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100