news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валентина Матвиенко Россиянең чикләрне ачуга әзер булуы турында белдерде

Федерация Советы спикеры сүзләренчә, коронавирус таралуга бәйле вазгыятькә карап эш итәргә кирәк.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия үзара хезмәттәшлек нигезендә башка илләр белән чикләрне ачу буенча эшләргә әзер. Бу хакта журналистларга Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Чикнең ике ягы бар. Россия ниндидер чикләүләр кертү, чикләрне ябу, гражданнарны кертмәү яклы түгел», — диде сәясәтче.

Шул сәбәпле, ул чикләрне ачу — «ике яклы мөнәсәбәтләр һәм илләрнең Россия гражданнарын, туристларын кабул итүгә әзерлек мәсьәләсе» булуын әйтте.

Моннан тыш, Матвиенко гражданнарның илләр арасында хәрәкәт итү чикләүләрен бетерү турында карар кабул иткәндә Covid-19 коронавирусы таралу вазгыятенә карап эш итәргә кирәклеген дә искәртте.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Европа илләренең Россия халкы өчен чикләрен ачу мәсьәләсендә ачыклык булмавын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot