news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валентина Матвиенко: Россиядә парламентаризм институты зур юл үтте

Валентина Матвиенко: Россиядә парламентаризм институты зур юл үтте
Фото: council.gov.ru

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады. Федераль парламентның югары палатасы башлыгы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2026 елда илебездә югары закон чыгару органнарының ике палаталы системасы гамәлгә куелуга 120 ел тула, – дип басым ясаган Валентина Матвиенко. – Шуннан бирле Россиядә парламентаризм институты зур юл үтте, ә хакимиятнең закон чыгару органнары карарлары күп тапкырлар Ватан язмышнда хәлиткеч булды, аның иминлеген, суверенитетын ныгытуга, икътисадны, социаль өлкәне үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итте».

Валентина Матвиенко федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге парламентарийларның Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советы мәйданчыгында уртак эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үткән. «Мондый хезмәттәшлек өстенлекле дәүләт бурычларын хәл итү һәм Россия Федерациясе Президенты билгеләгән милли үсеш максатларына ирешү буенча тырышлыгыбызны берләштерергә мөмкинлек бирә. Россия файдасына уңышлар һәм яңа казанышлар телим», – диелә телеграммада.

news_right_1
news_right_2
news_bot