news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевкә «Федерация Советы. 25 ел» медален тапшырды

Сез, Минтимер Шәрипович, Россиянең терәгенә әверелгән кешеләрнең берсе, дип искәртте Федерация Советы Рәисе.

Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевкә «Федерация Советы. 25 ел» медален тапшырды
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән шәхсән котлау өчен Казанга килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Безне бик күп еллар үзара бәйли, без шушы катлаулы юлны бергәләп уздык. Сез, Минтимер Шәрипович, Россиянең терәгенә әверелгән кешеләрнең берсе. Дәүләт эшлеклесе!» - диде Валентина Матвиенко.

 Ул шулай ук Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының 25 еллыгына чыккан истәлек медале тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100