Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Валентина Матвиенко: Күптән көтелгән стратегияне кабул итү – бәйрәм уңаеннан зур бүләк
Ул хатын-кызларның проблемаларын хәл итәргә булышачак», – дип саный Матвиенко.
(Казан, 8 март, "Татар-информ") 2017-2022 елларга хатын-кыз мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясен гамәлгә ашыру ил үсешенә куәтле этәргеч бирәчәк. Чөнки ул Россия хатын-кызларына икътисадның төрле өлкәләрендә үз потенциалын тулырак ачарга, шулай ук эшне хуҗабикә һәм ана роле белән бергә үреп барырга ярдәм итәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге документны раславы уңаеннан, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко шундый фикерен белдерде, дип хәбәр итә ТАСС югары палатаның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Күптән көтелгән стратегияне кабул итү – Россиянең барлык гүзәл затларына Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур бүләк. Ул аларга үзләренең һөнәри эшчәнлекләрендә очрый торган проблемаларны хәл итәргә булышачак», – дип саный Матвиенко.
Исегезгә төшерәбез, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев «2017-2022 елларга хатын-кыз мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясе»н раслау турындагы боерыкны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз