news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко 2025 елда Украина буенча сөйләшүләр башлану ихтималын әйтте

Киләсе елда Украина буенча сөйләшүләр процессын башлау ихтималы мондый омтылышларның булмавына караганда югарырак. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шундый фикерен белдерде.

«2025 елда мондый сөйләшүләрне һәм очрашуларны башлауда реаль омтылыш аның булмавына караганда югарырак дип уйлыйм», - диде парламентарий «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Сәясәтче бу аның «шәхси фаразы» булуын әйтте. «Алга таба нәрсә булыр - карарбыз», - дип искәртте Матвиенко.

АКШның сайлап куелган Президенты Дональд Трамп тарафыннан билгеләнгән Ак йортның булачак хуҗасы ярдәмчесе Майк Уолтц элегрәк белдергәнчә, Американың яңа лидеры командасы инде быел ук Украинадагы низагны җайга салу эшен башлап җибәрәчәк. Трамп гыйнварда дәүләт башлыгы вазифасына керешә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100