news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валентина Липужина: “Гаилә елында хатын-кызларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү мөһим”

Валентина Липужина: “Гаилә елында хатын-кызларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү мөһим”

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген республикабызның төрле районнарында яшәүче эшмәкәр ханымнар Казанга, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы бүлеге бинасына җыелып, “түгәрәк өстәл” артында өлкәдәге проблемалар турында сөйләште. Күбесенчә “Нечкәбил” гүзәллек бәйгесе лауреатларынннан торган ханымнар белән очрашуга ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары - Валентина Липужина, Ирина Терентьева, ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе Гөлнара Сергеева килгән иде.

Г.Сергееваның чара башланыр алдыннан журналистларга биргән интервьюсыннан күренгәнчә, мондый характердагы очрашулар күптән гадәткә кереп киткән. “Күп очракта, бизнес йөген тартучы гүзәл затларыбыз Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән очраша. Бу - үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, аны өлкәдә яшәп килгән проблемаларны чишүдә куллану дигән сүз”, - дип сөйләп узды Татарстанның эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе. Ул агентлыкның бизнеста булган проблемалар буенча мониторинг үткәрүен һәм аларны үзара, я дәүләт ярдәмендә чишү белән шөгыльләнүен хәбәр итте.

“Моннан тыш, эшмәкәр хатын-кызларның социаль өлкәдә казанышлары шактый. Алар безнең өчен зур хәйриячелек потенциалы булып кына калмыйча, башка эшмәкәрләрне дә моңа җәлеп итте. Әйтик, Татарстанда игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында гына да алар төрле районнардагы балалар интернатларын, инвалид йортларын игътибардан читтә калдырмады. Ә киләсе ел Россиядә Гаилә елы булыуын исәпкә алсак, аларның демография вәзгыятен яхшырту юнәлешендәге эшчәнлек киңлеге тагын да зураячак”, - дип сөйләп узды ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе Гөлнара Сергеева.

“Түгәрәк өстәл” артындагы җанлы әңгәмә барышында эшмәкәрлек буенча сөйләшүдән тыш, һәр хатын-кызны борчый торган проблемалар күтәрелде. Мәсәлән, бүгенге көндә балаларны дөрес тәрбияләү мәсьәләсе. Чаллыдан килгән эшмәкәр Эльвира Габдуллина бу уңайдан әле беркөн генә ишеткән мәгълүматы белән бүлеште. Аның сүзләре буенча, бүген 11-16 яшьлек кызларның 80 проценты бай кияү табып, танылган булырга хыяллана.

“Алар өчен ялтыравыклы журналлардагы “йолдызлар” идеал кебек. Шуңа да күпләр калын кесәле егетләр табып, бу йолдызлар кебек “матур” гаилә төзергә ашкына. Тормышның икенче ягы да бар, андый гаиләләрнең берничә елдан таркалуын еш ишетәбез”, - дип сөйләде бизнес даирәсе вәкиле.

Аның сүзләре буенча, бүген үз тырышлыгы, эшләре белән танылган кешеләр турында аз сөйләнә, башкаларга да үрнәк булып торырлык гаиләләргә аз реклама ясала. Ул, шул уңайдан, “Нечкәбил” проектын тагын да үстерергә, анда катнаша алган хатын-кызлар санын арттыру әһәмиятенә басым ясады.

ТР Дәүләт Советы сәркатибе Валентина Липужина хатын-кызларның башкарган эшләрен күрсәтү өчен газета һәм журналларда махсус рубрикалар, радио һәм телевидение каналларында әлеге тематикадагы тапшырулар эшләргә киңәш итте.

“2008 ел Гаилә елы исеме астында үтәчәк. Ә хатын-кызларның актив эшчәнлегеннән башка демографияне дә уңай якка үзгәртеп булмас, иҗтимагый проблемалар да чишелмәс. Шуңа хатын-кыз, ана абруен күтәрү зарур”- дип билгеләп узды В.Липужина.

Очрашу барышында Татарстанда хатын-кыз эшмәкәрләр ассоцияциясен булдыру тәкъдим ителде, ул гүзәл затлар тарафыннан тулысынча хупланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot