Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Валентина ЛИПУЖИНА:
“2010 ел илдә мәгарифне җитди модернизацияләүнең башлангычы булырга тиеш”
Валентина ЛИПУЖИНА: “2010 ел илдә мәгарифне җитди модернизацияләүнең башлангычы булырга тиеш”
Хәзерге көндә илдә, республикада мәктәп һәм укытучылар өчен дә, җәмгыять өчен дә проблемалар хәттин ашкан, укытучының абруе, әйтик, совет чорындагыдан җир белән күк арасы кебек. Шуңа күрә дә, чишелми өелеп килгән проблемаларны күләмлерәк хәл итәр өчен, 2010 ел илдә, республикада Укытучы елы дип билгеләнде.
“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Яңа гасыр. Укытучы һәм җәмгыять” темасына уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышында нәкъ менә шул хакта сүз булды. ТР Дәүләт Советы секретаре, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе теләктәшләре региональ координацион советы рәисе Валентина Липужина рәислегендә барган әлеге сөйләшүдә ТР Җәмәгать палатасының икътисади сәясәт һәм өстенлекле программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Юрий Прохоров, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Прокуратурасы балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтчелек итү буенча бүлеге прокуроры Ханиф Гарифуллин, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ бүлеге һәм “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте, ТР профсоюзлары вәкилләре, мәгариф системасы җитәкчеләре, республиканың югары һәм урта мәктәп укытучылары, зур галим-педагоглар катнашты.
Бүгенге вазгыятьтән чыгып, укытучы хезмәтенең ролен һәм абруен күтәрү өчен нәрсә эшләргә? Утырышта катнашучылар шушы төп мәсьәләдә фикерләре белән уртаклашты.
В.Л: Соңгы унъеллыкларда илдә күзәтелгән сәяси һәм икътисади процесслар җәмгыятьнең әхлакый һәм идеологик кыйблаларын үзгәртте. Бу процесслар мәктәпкә, педагогларга, ата-аналарга да, әлбәттә, үзенең йогынтысын ясады. Хәзерге вакытта мәгариф системасын тулаем тирәнтен реформалау ихтыяҗы туды. Боларның үзәгендә, билгеле, Укытучы тора. Җәмгыять тормышында укытучы хезмәтенең абруен һәм ролен күтәрү – көн таләбе. Хакимият органнары тарафыннан бу юнәлештә күрелә торган чаралар бик кирәкле, дәүләтнең шушы проблеманы хәл итүгә алынуы бик әйбәт дип уйлыйм һәм 2010 ел илдә мәгарифне җитди модернизацияләүнең башлангычы булырга тиеш. Укытучы хезмәтен тану һәм хөрмәт итү бөтен педагогик корпусны үстерүдә һәм кызыксындыруда этәргеч булырга, укытучы һөнәренең абруен ныгытуга җәмәгатьчелек, профсоюз оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары алынырга тиеш. Үсеп килүче буынны тәрбияләү республиканың социаль һәм иҗтимагый-сәяси тормышының өстенлекле өлкәсе булуы шарт. Әмма иң эчпошыргычы – җәмгыятьтә, ә укытучылар – җәмгыятьнең бер өлеше, чын диалог культурасы юк. Аралашу культурасын укытучылар үсеп килүче буында тәрбияләргә тиеш булса, андый сыйфатлар укытучыларның үзләрендә дә тәрбияләнергә тиеш. Моннан тыш, дәүләт җитәкчелеге быел һәр укытучыны заман техникасы – ноутбуклы итәр өчен 450 млн. сум бирергә ниятләгән икән, бу укытучы шәхесенә игътибар һәм алга таба зур адым дигән сүз. Ләкин укытучы абруен күтәрү өчен әле бу аз, чөнки югары уку йортларында ришвәт алганда эләккәннәрне матбугат гел хәбәр итеп тора, телевидениенең үзәк каналы күрсәтә торган “Школа” фильмындагы тискәре күренешләр һәр гаиләдә диярлек телдә, андый хәлләрдән азат булган мәктәп балалары әшәкелекне күрә, ул бала аңына тискәре йогынты ясамый дип кем әйтә ала? Чыннан да, бәлки ул фильмдагы тискәре күренешләр мәктәп тормышында чагылыш таба торгандыр, әмма җәмгыятьтә бөтен мәктәпләр дә шундый дигән фикер тумаска тиеш. Ничек кенә булмасын, Укытучы елында төп игътибар уңай тәҗрибәгә, яхшы педагог-укытучыларга юнәлтелгән булырга тиеш, чөнки тискәрегә караганда, уңай һәм үрнәк күренешләр күбрәк, моны массакүләм матбугат чаралары истә тотсын, позитивны күбрәк чагылдырсын иде. Яхшылык белән генә игелеклелек тәрбияләп була, җәмгыятькә нәкъ менә шул кыйммәт.
Д.М.: Дәүләт дәрәҗәсендә быел укытучылар өчен зур мөмкинлекләр ачыла: шактый гына федераль һәм региональ проектларга быел старт бирелә. Шуларның берсе – “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф инициативасы һәм анда төп игътибар мәктәп укытучысына, укытучылар әзерләүгә, яңа мәктәп формалашуга юнәлтелә. Алдагы 3 елда Россия Федерациясе регионнарының барысын да хезмәт хакы түләү буенча яңа системага күчерү бурычы куелган һәм бу бер дә юкка түгел. Биредә укытучыларның хезмәт хакы фондын ни рәвешле арттыру турында гына түгел, балалар укытуда нәтиҗәле эшләүче укытучыларны кызыксындыру турында да сүз бара. Укытучының эшчәнлеге “Безнең яңа мәктәп” инициативасында да, яңа федераль мәгариф стандартларында да чагылыш таба. Укытучы, барыннан да элек, һәр яңалыкка, бөтен җәмгыятькә ачык белгеч буларак күрсәтелә, икенче яктан, стандартлар укытучылар коллективы һәм ата-аналар бергәлеге белән теләктәшлеккә тартып китерә. Гомумән, республикада 1 миллионнан артык кеше, укыту процессына бәйле рәвештә, укытучы-педагогка мөнәсәбәтле һәм биредә мәктәпкәчә белем бирүдән алып, югары уку йортларына кадәрге укытучылар күзаллана. Нинди заманда гына булмасын, укытучы укучы өчен идеал булып тора... Фән-техника үсешенә бәйле рәвештә, ата-аналар һәм балаларның белем, интеллектуаль дәрәҗәсе, әйтик, узган гасырдагы белән чагыштыра торган түгел, шуңа укытучы роле үзгәрә. Биредә шуны әйтү урынлы булыр: җәмгыять укытучы белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Безнең максат балада белемнәр туплату гына түгел, алган белемнәрен, осталыкларын тормышта куллана белүне дә формалаштыру. Бүген укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен яңа модельләргә игътибар бирелә, мәсәлән, укытучы шушы максаттан үзенә кирәк модельне, югары уку йортын сайларга хокуклы. Димәк, укытучы да заман таләбенә туры килсен өчен, укытучыга ярдәм итүнең технологиясен үзгәртергә кирәк. Элек “Алгарыш” программасы буенча конкурс аша чит илләрдә инглиз теле укытучылары гына стажировкага чыга алса, хәзер бу мөмкинлек теләсә кайсы предмет укытучысына бирелә, ягъни чит ил һәм үзебезнең илдәге иң алдынгы мәгариф үзәгендә стажировка уза ала, барлык чыгымнарны Татарстан Хөкүмәте үз өстенә ала. Бу конкурста муниципаль дәрәҗәдәге укытучылар да катнаша ала, димәк, җирле хакимият, җәмәгатьчелек нәтиҗәле эшләгән укытучыны аерып күрсәтә белергә дә тиеш.
Быел бүләкләүләр күп булыр, ләкин җитәкчеләргә, аеруча муниципаль берәмлекләрдәге җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, беренче чиратта, гадәти укытучыларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә, аларның көндәлек хезмәтен күреп, халык, җәмгыять алдында күрсәтергә чакырам. Чөнки, гадәттә, бүләкләүгә җитәкчелек тәкъдим ителә, бу бик үк дөрес түгел һәм бу - министрлык карашы. Гади укытучы, балаларыбыз тормышта уңышлы булсын өчен, чыннан да, күп көч куя. Предприятие һәм оешмалар да, укучы балаларның кайсы укытучыга өстенлекле карашта булуын өйрәнеп, гади укытучыларны бүләкләсә, авылларда җирле үзидарәләр авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә биргән кебек фураж, печән ише терлек-туар асрау өчен ярдәм күрсәтсә ничек әйбәт булыр иде, халык алдында укытучы абруен күтәрүдә дә үзенең ролен уйнар иде.
Яшь укытучылар мәктәпкә килми, диләр, менә авыл җирләрендәге мәктәпләргә яшь укытучыларга тиешле средстволар, 2008 ел белән чагыштырганда, былтыр өчтән бер өлешкә кадәр күбрәк бирелде.
Башлангыч класс укытучыларының абруен күтәрү юнәлешендәге эш тә нәтиҗәле булыр дип уйлыйм. Предмет укытучысы ставка өчен атнасына 18 сәгать эшләргә тиеш булса, башлангыч классныкы - 20 сәгать, бу гаделсезлек җәй айларына бетерелер дип көтелә, шул мәсьәләне хәл итүдә эш бара.
Татарстанда хәзерге вакытта нәрсәләр эшләнә, дигәндә, Укытучы елын үткәрү чаралары планы төзелгән, бу исә республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгы планы гына түгел, ә республикакүләм. Шушы елны кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итеп уздыру мәсьәләсендә укытучылар, халык мәгарифе профсоюзлары тәкъдимнәре күп булды. Без үзебезнең коллегаларыбызга, республика министрлыкларына, хәйрия инициативасы белән айлык уздырырга өндәп мөрәҗәгать иттек: һәр министрлык аерым махсус чара уздырачак. Мәсәлән, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы октябрьгә, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы декабрьгә Укытучы елына дип үзенең чарасын планлаштыра, башка министрлыклар бүтән вакытка әзерли.
Х.Г.: Бирегә килүемнең төп сәбәбе - балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьчелекнең торышы белән таныштыру. Республикада соңгы елларда балигъ булмаган гражданнар катнашындагы җинаятьләрнең кимүе күзәтелә, әйтик, былтыр – 13 процентка. Шулай булса да, мәгариф учреждениеләренең шактыенда һәм мәгариф идарәләрендә укучыларга карата даими максатчан комплекслы тәрбияви эш алып барылмый, әллә нигә бер генә нинди дә булса чара оештырыла, бигрәк тә берәр укучыны эчке эшләр органнары яки балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе күзәтүенә, ягъни исәпкә куйгач кына.
Яшүсмерләр кылган җинаятьләр анализы күрсәткәнчә, соңгы елларда кылынган җинаятьләрнең яртысы мәктәп укучылары өлешенә, мәсәлән, 2009 елда кылынган 2388 җинаятьнең 1841е мәктәп укучыларына туры килә. Нигездә, алар - җәмәгать урыннарында, ишегалларында урлау, талау, талау нияте белән һөҗүм итү һ.б. төр җинаятьләр. Җинаять эшләрендә иң активлары – 16-17 яшьлекләр, төгәлрәге, - 1385 кеше. Җинаять кылганнардан 468 үсмер укымый да, эшләми дә. Татарстанда 16 яше тулмаган 673 яшүсмер 606 җинаять эше кылган, бу исә җинаяте буенча җавапка тартып булмый торган яшь санала.
Минем тагын шуны искәртәсем килә: мәгариф учреждениесе федераль законнарга буйсынырга, аерым алганда, профилактика системасы нигезенә туры китереп, максатчан профилактик тәрбия эше алып барырга тиеш. Шул ук вакытта укытучыларның укучыларына карата хокук нормаларына каршы гамәлләр кылу очракларына тукталмый булдыра алмыйм. 2009 елда республикада укытучылар кылган шундый 4 җинаять теркәлгән: Кукмара, Яшел Үзән районында, тагын 2се - Казанның Вахитов районында. Бер очракта укытучы укучысының башына чүп кәрзинен кидергән, 3 очракта укучыларын кыйнаганнар. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган, шуларның берсе буенча суд булды, укытучы гаепле дип табылды һәм аңа 8 мең сум күләмендә штраф салынды. Калган 3 очрак буенча тикшерү эшләре дәвам иттерелә, тиздән материаллар судка тапшырылачак.
Д.М.: Соңгы елларда яшьләр арасында популярлашып киткән волонтерлык хәрәкәтендә мәктәп укучылары шактый өлеш кертә. Аерым алганда, республиканың 2400 уку йортының 600ендә волонтерлык отрядлары гамәлдә. Шушы хәрәкәткә мәктәп балаларын тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәк.
Урта һәм югары мәктәп укытучылары: “Бердәм Россия”партиясе ил җитәкчелегенә төрле-төрле илкүләм проектларны берьюлы көчкә-көчкә гамәлгә ашырганчы, бәлки бер өлкәгә, мәсәлән, Укытучы елы булганга, укытучыларга, мәгарифкә кагылышлысын зур нәтиҗә белән башкарып чыксын дип мөрәҗәгать итәр; укытучыларга сайлау кампаниясе барышында эшләү, ремонт ясау һ.б. бик күптөрле белем бирүгә бөтенләй дә бәйле булмаган эшләр йөкләнүен исәпкә алып, укытучының вазифалары, хокуклары төгәл язылган норматив документ кабул ителсен, элек мәктәп балаларны укыту һәм тәрбияләү (обучение и воспитание) белән шөгыльләнергә тиеш дип каралган булса, хәзер башкача – мәктәптә мәгариф хезмәтләре күрсәтелә (образовательные услуги), димәк, укытучы хезмәт күрсәтүче персонал булып чыга; укытучыны аттестацияләүдә үзгәрешләр кертергә, мәктәп эшчәнлеге аудитын җәелдерергә, инвентаризация үткәрергә, мәктәптә ата-аналар белән эшне яңадан карап чыгарга һәм үзгәрешләр кертергә кирәк.
***
Укытучының абруен күтәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләү республиканың социаль һәм иҗтимагый-сәяси тормышында өстенлекле өлкә, Укытучы елында бу яктан җитди сикереш көтелә, дип, “Яңа гасыр. Укытучы һәм җәмгыять” темасына уздырылган утырышта катнашучылар иҗтимагый һәм профсоюз оешмаларына, ата-аналар җәмәгатьчелегенә, журналистлар бергәлегенә тормыш-яшәеш өчен мөһим булган шушы дәүләткүләм проблеманы хәл итүдә көчләрне берләштерүгә чакырып, мөрәҗәгать белән чыктылар.
Сөйләшүне Миләүшә Низаметдинова язып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз