news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валентин Кузнецов РФ судьяларының квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнәчәкләрен белдерде

Квалификация күтәрү өчен имтихан бирә алмаучы судьялар Татарстанда узган елда 51,1 процент тәшкил иткән

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Россия Федерациясе судьяларының Казанда узучы Югары квалификацион коллегиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин суд органнарын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды.

“Иң мөһиме, әлбәттә, кадрлар белән бәйле мәсьәләләр. Суд хакимиятенең абруе судьяларның кадрлар составы, аларның профессиональлеге һәм объектив булуы белән билгеләнә”, - дип, ул квалификация күтәрү өчен имтихан бирә алмаучыларның узган елда 51,1 процент булганлыгын әйтеп узды.

“Әлеге мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк. Алар кадрлар системасында мөһим урынны били. Бу судтагы хаталардан саклану һәм халыкның суд җәмәгатьчелегенә карата ышанычын кайтару өчен зарур”, - диде спикер.

Бу нисбәттән Россия Федерациясе судьяларының квалификацион коллегиясе рәисе Валентин Кузнецов Казанда уза торган утырышта әлеге мәсьәләнең күтәреләчәген, судьялар өчен махсус семинарлар оештырылачагын искәртте. Аның фикеренчә, судьялар чыгарган карарлар гадел һәм аңлаешлы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot