news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вакыйф Нуриевка "Фидакарь хезмəт өчен" медале тапшырылачак

Бүләкләү тантанасы рəсми рəвештə Казан Кремлендə үтәчәк.

Вакыйф Нуриевка "Фидакарь хезмəт өчен" медале тапшырылачак
Рамиль Гали

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстан язучысы, журналист Вакыйф Нуриевка "Фидакарь хезмəт өчен" медале тапшырылачак. Бу хакта язучының Тукай клубындагы 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә Татарстан Республикасының Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

Вакыйф Нуриевка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале массакүлəм мəгълүмат чараларын үстерүгə зур өлеш керткəне һəм күп еллык нəтиҗəле хезмəте өчен биреләчәк. "Медаль рәсми рәвештә Кремльдә тапшырылачак", - диде Дамир Натфуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot