Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вакытыннан алда алып булмый торган кертемнәр буенча иминият түләүләре лимиты арта
Киләсе атнада Россиядә вакытыннан алда кире алып булмый торган кертемнәр буенча иминият түләүләре лимитын 2,8 миллион сумга кадәр арттырачаклар. Закон 30 октябрьдә үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу өч елдан озаграк чорга вакытыннан алда кире алып булмый торган саклык сертификатлары белән таныкланган рубльле кертемнәргә кагылачак.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, әлеге карар акчаларны саклый һәм отышлы процент ставкасыннан яхшы керем тәэмин итә торган финанс инструментының ышанычлылыгын арттырачак.
«Балаларга белем бирергә, зур әйбер сатып алырга планлаштыручы яки мондый механизмны башка максатлар өчен акча җыю ысулы буларак кулланучы кешеләр өчен әлеге нормалар акчаларның саклануын гарантияләячәк», – дип билгеләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз