news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытыннан алда туган язучы - "Ватаным Татарстан" газетасы

Ярый әле Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Нуриханнар үлеп котылган, ярый әле бу тамашаны күрми, юкса йөрәкләре ярылыр иде, - ди Нурихан Фәттахны хатыны.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Тарихи әсәрләре, бигрәк тә телгә кагылышлы “Фест дисбесе”, “Шәҗәрә: тарихи-лингвис­тик эзләнүләр”, “Аллалар һәм фараоннар теле” дигән фәнни эшләре, һичшиксез, аны вакытыннан алда туган шәхес буларак танытты. Бүген Нурихан аганың татар теле турындагы фикерләре белән килешкән галимнәр аз булса да, бар. Элек исә әлеге хезмәтләрне бәяләүче булмаган. 25 октябрьдә олуг язучының тууына 90 яшь була. Гаиләсе бу датаны нинди эшләр белән каршылый? Аларның бүгенге хәлләргә мөнәсә­бәте ничек? Без бу хакта Нурихан Фәттахның җәмәгате Руфина Фәт­тахова белән әңгәмә кордык.

Руфина апа, мәктәпләрдә татар теле кысрыкланган заманда әңгәмәне тел язмышы турында сорау белән башламый мөм­кин түгел. Моннан берничә ел элек “ВТ”га биргән әңгәмәдә, Сез, тел бетми, дип әйткән идегез. “Мәгариф турында”гы За­кон­дагы соңгы үзгәрешләрдән соң болай кистереп әйтеп буламы?

– Узган ел башланган тел ти­рәсендәге шау-шуны тагын бер кат башымнан үткәрәм дә, ярый әле Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Нуриханнар үлеп котылган, ярый әле бу тамашаны күрми, юкса йөрәкләре ярылыр иде, дип уйлыйм. Алар мон­дый түбәнсетүне күтәрә алмас иде. Тел мәсьәләсендә шундый итеп китереп кыстылар, кымша­ныр­­­­га да мөмкинлек калмады. Ниш­­ләп бу хәлдә калдык соң без? Миңа калса, без узган гасырның 90 нчы елларында ук дөрес юлдан кит­мәдек кебек. Билгеле, хәзер тән­кыйтьләве җиңел, ул вакытта кайсы алымның уңышлы икәнен, бәл­кем, ачыклау да мөмкин булмагандыр. Бәлкем безгә рус укучысын татар те­ленә өйрәткәнче, башта та­тар­­ның аңын үзгәртү кирәк булгандыр. Карагыз сез, бөтен кеше БДИ дип акылдан шаша. Укытучылар, укучылар, ата-ананы әйткән дә юк инде. Барысы да БДИда югары балл җы­еп институтка керү турында хыяллана. Әйтерсең, адәм баласы институтка керү өчен генә укый. Теләсә нинди институт булсын, диплом гына алсын, аннары күз күрер, янәсе. Шул ук пединститут заманында күпме укытучы әзерләп чыгарды. Әйтүлә­ренә караганда, 80 процентка якыны үз һөнәрен сайламаган. Туган телне сайлауны ата-ана хәл итә дигән гыйбарә шуңа күрә бик бә­хәсле. Ата-ана ул үз ягыннан карап хәл итә. Аңа баласын югары уку йортына кертергә һәм мактанырга кирәк. Кеше милләт бетә, тел бетә дип уйламый. Аңа иң беренче чиратта үз мән­фәгатен кайгырту мө­һим. Әллә вакыты юк уйларга, әллә теләге юк, мин моны аңламыйм. Ничек инде үз телеңнән баш тартырга мөмкин? Гаиләдә татар мохите булганда башка телдә сөйләшү мөм­кинме? Балаларым, дүрт оныгым – барысы да татарча сөйләшә. Аларга беркем дә татарча сөйләш дип басым ясамады. Урыс телендә урыс­ларның үзләреннән яхшырак сөй­ләшәләр, инглиз те­лендә судагы балык кебек йөзәләр. Моннан тыш, Зөләйха – төрекчәне, Алисә оныгым алман телен үзләштерде. Ягъни аларга ана теле чит телләргә ачкыч булды. Дөрес, балаларны үстер­гәндә, бигрәк дә олы малай кечкенә чагында, татар теле белән урамга да чыгып булмый иде. Бер вакыйга истә калган: улым белән автобуста акрын гына татарча сөйләшеп барабыз. Ул нидер сорый, мин җавап бирәм. Шунда бер марҗа хатын яныбызга очып килде дә: “Вы почему разговариваете на татарском языке! У нас русский язык государственный!” – дип кисәтү ясады. Хә­зер булса, башкача җавап бирер идем, ул чакта, бу бит минем балам, дип акланудан ары уза алмадым. Элек кимсетүләр була иде. Хәзер һич югы милләтләрне кимсетергә ярамый дигән закон бар. Татарча сөйләмне тыйган кеше дә юк. Шуңа да карамастан, тел бетү юлында. Юкса мин бу мәсьәләдә – оптимист. Татар ул – нинди генә авыр чорларда да үзен саклап калган борынгы халык. Монысын да кичәрбез дип уйлыйм.

– Нурихан абый татар теле өчен ничек көрәште?

– Улым укырга кергән елны, бу 1968-1969 нчы еллар, Казанда нибары бер татар интернат-мәктәбе калган иде. Дәрвишләр бистәсендә исә 106 нчы мәктәптә татар сыйныфы сак­ланып калды. Улымны әнә шул татар сыйныфына укырга керттек. Дөресен әйтим, ул вакытта Нурихан белән минем арада тавыш чыкты. Минем бердәнбер малаемны юнь­лерәк мәктәпкә бирәсем килә. Ул да булса, 18 нче инглиз гимназиясе. Нурихан бу тәкъдимгә башы-аягы белән каршы чыкты. Беренчедән, баланы шәһәрнең бер читеннән икенчесенә йөртергә кирәк иде. Икенчедән һәм, иң мө­һиме, Нурихан өчен ул – инглизчә укытсалар да, урыс мәктәбе. Ул улының татар булып үсмәвеннән курыкты. Анда бирсәң, безнеке булмас, диде. Шуннан бала 106 нчы мәктәпкә татар сыйныфына укырга китте. Бу мәктәптә ни спорт залы, ни актлар залы юк, балага башка юнәлеш­ләр­дә үсәргә мөмкинлек­ләр каралмаган иде. Һәм татар сыйныфындагы 13 бала, яшерен-батырын түгел, уку дәверендә үзләрен бүре өере уртасында калган сарык бәтиләредәй хис иттеләр. Чулпанны укырга биргәндә татар сыйныфы бөтенләй калмаган иде. Завуч Татьяна Федоровна тирә-як авыллардан, баланы татар сыйныфында укытасыбыз ки­лә, дигән гозер белән килгән ата-анага, гафу итегез, безнең сыйныфлар тулды, ала алмыйбыз, дип әйтә килгән. Ә сыйныф, гомумән, юк. Алты бала булса, сыйныфны ачмыйлар, җи­дегә тулса, ачалар икән. Моны бел­гән Нурихан Чулпанны алты яшен­дә җиденче бала итеп мәк­тәпкә илтте. Укытучылар, бу сыйныфка дә­рескә кергәндә, “опять идти к этим дебилам”, дип әйтә торган бул­ган. Татар балаларына бу мөнәсәбәт чыгарылыш кичәсендә дә сизелде. Аларга ни игътибар, ни илтифат булмады. Алай булса да, анда галим Нурмөхәммәт Хисамов­ның игезәк балалары, Малик Мө­хәммәт­җа­нов­ның ике улы һәм башка шәхес­ләрнең балалары укыды. Караш бик яхшы булмаса да, бу сыйныфны тәмамлаучылар югалып калмады, тормышта үз урыннарын таптылар.

– Рәфикъ Юныс: “Нурихан Фәттах – “Итил суы ака торур” ди­гән әсәре белән татар әдә­биятында тарихи романнар сериясен башлап җибәреп, татар­ның милли аңын уятуда мөһим роль уйнаган әдип”, – дип яза. Нурихан абыйның тарих белән кызыксынуы кайчан башланды икән?

– Бала вакыттан ук дип беләм. Балалар өчен язган “Тегермәндә” (1957) дигән китабында ук тарих чалымнары бар. Ләкин ул “Тегер­мәндә” хикәясен язганчы ук шушы юнәлештә эзләнүләр алып барган. Тарихка ныклап студент елларында керешкән. Укып бетергәч, бер­ничә җәй рәттән Болгар казылмаларында эшләгән. Күп мәгълүматны җитәкчесе профессор, тюрколог Алексей Петрович Смирновтан алган. Менә шушы экспедицияләр тә­э­сирендә һәм фәнни әдәбиятны нык­лап өйрәнгәч, ул “Итил суы...”н яза. Гомумән, Нурихан өйрәнмичә бер­нәрсәгә дә алынмады. Мәсәлән, “Бала күңеле далада” әсәрен язар алдыннан ике ел рәттән студентлар белән чирәм җирләрне күтә­рүдә катнаша. Аның язучы икәнен беркем дә белми кала. “Сызгыра торган уклар”ның инде планы булгач, яза башлагач, Монголиягә иҗади командировкага барып кайтты. Чөнки аңа ул мохитне, күчмә халыклар­ның тормышын үз күзләре белән күрү, шунда катнашу кирәк иде.

– Тарихи җирләргә гаиләсен алып бара идеме?

– Болгарга әллә ничә мәртәбә бардык. Иң беренче сәфәребез 1966 елга туры килде. Анда кунып калдык хәтта. Бу сәфәрне завод яшьләре өчен Тәүфыйк Әйди оештырды. Аларның экскурсоводын КГБ читләштергәч, Болгар белән таныштыруны Нурихан үз өстенә алды. Арабызда өлкән буыннан артист Габдулла Шамуков та бар иде. Ул да күп мәгълүмат бирде. Икенче юлы Болгарга Чаллы яшьләре өчен сәфәр оештырылды. Без дә кушылдык. Бу юлы да Нуриханга сүз бирелде, әмма ул үзен алай иркен тотмады. Мине дә, миннән бер адым да калышма һәм бер сүз дә сөйләмә, дип кисәтеп куйды. Кайда ул сөйләү, тарихны белмим дә бит. Баксаң, беренче сәфәрдән соң Черек күлгә чакырылып, шактый сөйләшүләр алып барганнар. Өйгә берничә мәртәбә тентү дә килгән булган икән. Көне-төне эштә булгач, мин белми дә калганмын.

– Сезнең яңадан торгызылган Болгарда булганыгыз бармы? Андагы үзгәрешләр ничек тәэсир итә?

– Соңгы елларда Болгарда булганым юк. Бик барасым килә. Бер мәсьәләгә ачыклык кертәсем килә: яңа төзелгән Ислам академия­сендәме, әллә китапханә, музейларындамы – Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” китабы бармы икән? Андагы студентларның Нурихан Фәттах дигән язучы турында ишеткәннәре бармы? Чөнки кайчагында яшьләр белән сөйләшәсең дә, аларның аны белмәве беленә.– Бәлкем, моңа Казанда Нурихан Фәттах иҗаты, шәхесе белән таныштыра торган урын­нарның булмавы да сәбәптер. Сез Башкортстанда аның исе­мендәге урам бар дигән идегез. Татарстанда олпат язучының исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?– Өч тапкыр кире кагылганнан соң, Казанның бер урамына Нурихан Фәттах исемен куштылар. Беренче тапкыр Язучылар берлеге әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән булган, гаризаны кире борганнар. Икенчесе минем катнаш белән булды, анысы да кире кагылды. Урыс фамилияле ханым отказны “ваш писатель” дип башлаган иде. Юкса халык язучысы турында сүз бара. Шуннан мин Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, мә­гариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән киңәшләшеп карарга булдым. Хәлне аңлаткач, бәлки кирәк­мидер, дип сорадым. Ул, Руфина, кирәк, минем исемгә гариза язып, күренекле кешеләрдән имзалар җый, диде. Шушы сөйләшүнең икен­че көнендә Разил әйткән күренекле кешеләрнең конференциясе булды. Мин шунда имза җы­юны башкарып чыктым. Шулай итеп “Салават күпере” дигән бистә­дә Нурихан Фәттах урамы барлыкка килде. Күренми торган җирдә, үзәк­тә түгел инде. Татар шәхеслә­ренә караш шуның төсле. Мисалга, Исхакый урамы 4-5 йортлы, Нәкый Исәнбәт урамы – 3-4 бараклы урам...Башкортстанда Нуриханга гына түгел, татар язучыларына бернинди игътибар юк. Яңавыл, Балтач, Борай, Калтасы, Илеш районнары, ягъни Башкортстанның төнья­гында бер башкорт та юк. Гәрчә радио башкортча сөйләсә, халыкны башкорт дип теркәсәләр дә. Яңа­вылда читтәге урамнарның берсе Нурихан Фәттах исемен йөртә. Яңавыл – зур шәхесләр биргән район. Әйтик, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, бертуган Юзиевлар... Нуриханның туган авылында хәтта мемориаль такта да куелмаган, үс­кән авылында да бернинди истәлек билгесе юк. Мин Нурихан укыган 100 еллык мәктәп­кә аның исемен бирү турында сорап мөрәҗәгать иткәнем булды. Чөнки бу проблема күптән күтәрел­гән, ул вакытта Нурихан да исән, танылган чагы иде. Мәктәпкә исем бирү турында “Кызыл таң”га да язып чыктылар. Сүз кәгазьдә генә калды. Өч ел элек мәдәният бүле­генә кереп чыктым. Анда, мәктәп директоры күтәреп чыкса, без каршы түгел, диделәр. Мәктәп директоры исә, хакимият­нең карары булса, мин каршы түгел, дип җавап бир­де. Димәк, бу эш белән беркем­нең дә шөгыль­ләнәсе килмәде.

– Казанда музей ачабыз, сез нинди әйберләрен тапшыра ала­сыз, дип сораучы бармы?

– Юк. Андый хәл булса, мин бөтен әйберләрен җыеп, бушка тапшырыр идем. Аның шәхси әй­берләре, кулъязмалары, китаплары – барысы да бар. Кызыл, яшел каралы каләмнәренә кадәр сак­лыйм. Үзе баскан машинкасы да урынында тора. Ул машинкада басып бетермәгән кәгазь калган иде. Вафатыннан соң эшен тәмамлыйм дип басып караган идем, машинка эшләми. Кул сәгате белән дә шулай булды. Ул аны беләзегенә такмады, гел кулында йөртте. Механик сәгать борып җибәргәч бераз эшли дә туктап кала. Моңа гаҗәп­ләнүнең иге-чиге булмады.

– Руфина апа, Нурихан абый­ның иҗатын пропагандалау максатыннан ниләр эшлисез?

– Быел Татарстан китап нәш­рияты Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романын кабат бас­тырды. Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән озакламый “Сыз­гыра торган уклар” романы­ның урыс­ча варианты (беренче тапкыр), “Итил суы...” 31 елдан соң шулай ук урысча чыгарга әзерлән­де. Мөм­кин­лектән файдаланып, Президентыбызга һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәтебезне җит­керәбез. Вафатыннан соң башкарылган эшләр­не искә алсак, аңа кадәр “Итил суы ака торур” китабы кабаттан басылган иде, ул тиз арада сатылып бетте. Тәмамланмый калган “Аклан” романы бар иде. Анысын үзем редак­цияләп, әзер­ләп чыгардым. “Древние языки мира в сопоставлении с татарским” дигән фәнни монографиясен әзерләп бас­тырып чыгардык. Кызым Чулпан белән ис­тәлекләр аль­бомын чыгардык. Истәлек китабы турында сүз чыккан икән, Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров турында берничә сүз әйтәсем килә. Әгәр ул ярдәм итмәсә, Мәдәният министрлыгы кабер ташына дип бүлеп биргән акча ел азагында яначак иде. Ул аны театр счетына күчереп торды һәм кабер ташын әзерләү буенча ахыргача яр­дәменнән ташламады. Аның ярдәм­нәрен тагын да санап китәргә була. Егет иде ул! Сүзем рухына дога булып барсын. Быел Нуриханның иҗа­тын яңадан укучыга җиткерүне максат итеп куйдым, зур залларга тамашачы җыю мөмкинлеге әллә була, әллә юк, китаплары басылсын дип тырыштык. Нуриханны белә­ләр. Кайда гына барсам да, исеме алдан йөри. Исән чакта үз куллары белән исемен мәң­геләш­тергән язучы ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100