Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вакытыннан алда Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге башланды
“Россия почтасы” да һәм наширләр дә матбугатка язылу барышында бәяләргә ташламалар вәгъдәли
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдән 7 мартка кадәр Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә вакытыннан алда Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге үткәрелә. Ун көн дәвамында укучылар 2014 елгы бәяләрдән арзанрак бәягә төрле басмаларга языла алалар. “Россия почтасы” да һәм наширләр дә матбугатка язылу барышында бәяләргә ташламаллар вәгъдәли. Аерым алганда, “Россия почтасы” басмаларны китереп биргән өчен федераль басмаларга 5 процентлы, төбәк һәм җирле материалларга 10 процентлы ташламалар ясый.
Статистик мәгълүматлар буенча, әлеге чара нәтиҗәсендә язылучылар саны тагын да арта. 2014 елның декабрь аенда үткәрелгән матбугатка язылу ункөнлегендә 2,5 млн абунә теркәлгән. Шуларның 1,5 млн кадәре үзәк басмаларга, 680 меңе район басмаларына, 320 меңе өлкә, республика һәм край басмаларына карый.
Һәрхәлдә, “Россия почтасы”ның матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз