news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 32 млн.сумга кимегән
Ел башына аның күләме 24,9 млн. сум тәшкил итә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Агымдагы ел башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда үз вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары күләме 24,9 млн. сум тәшкил итә. Аннан күренгәнчә, бурычлар узган елның декабренә караганда 32 млн. сумга кими төшкән. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендәге эшләүче оешмалар вакытында түләнмәгән хезмәт хакы буенча бурычларын гыйнварга тулысынча бетерүгә ирешкән. Вакытында хезмәт хакы түләмәгән предприятие һәм оешмаларның хәзер 1580 хезмәткәр алыдында бурычы бар. Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат ирештерде.
Бурычларның зур өлеше - 8 млн. 839 мең сумы эшкәртү сәнәгате предприятиеләре өлешенә туры килә. 7 млн. 163 млн сум бурыч файдалы казылмалар чыгару, 5 млн. 925 сумлык бурыч авыл хуҗалыгы тармакларында күзәтелә. Транспорт предприятиеләренең хезмәткәрләре алдында вакытында түләнмәгән хезмәт хакы буенча 1 млн. 567 мең, төзелеш оешмаларында -1 млн. 429 мең сумлык бурычлары җыелган. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, бурычлар җыелуга предприятие-оешмаларның хезмәт хакы түләүгә үз акчалары булмау китергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot