news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытында сизеп алынган ракны дәвалый алабыз – Россиянең баш онкологы Михаил Давыдов

Балалар онкологиясендә проблеманың иң зурысы – чирнең соң ачыклануы, дип белдерде Россиянең баш балалар онкологы Мамед Алиев

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядә яман шештән үлем структурасында үпкә рагы беренче урында тора, икенче урында – ашказаны шеше, сөт бизләре рагы. Татарстанда исә тиредәге яман шеш беренче урында санала.

Бу хакта бүген БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтаеның пленар утырышында Россия онкологлары ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов белдерде. Корылтай ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Михаил Давыдов ассызыклаганча, онкологиядә уртак көч белән чишүне таләп итә торган социаль мөһим бурычлар бар. “Финанслау күләме, дарулата тәэминат, кадрларны әзерләү проблемасы, кадрлар үсеше өчен шартлар тудыру – болар медицина тармагыннан читкә чыккан бурычлар. Онкология проблемасын табибларның, сәламәтлек саклау системасын оештыручыларның, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең уртак көче белән хәл итү зарур”, - дип белдерде ул.

Россиянең баш онкологы әйтүенчә, еш кына табиблар, пациентның гомерен коткарып кала алмыйча, ә бары тик берникадәр озайта гына ала, ни өчен дигәндә, авырулар дәвалау оешмасына мөрәҗәгать иткәндә, аларның инде чире шактый тирән “оялаган” була. “Яман шешнең, соңга калсаң, котылгысыз чир булуын аңларга кирәк. Без вакытында күреп алынып, нәтиҗәле төстә дәвалый алуыбыз турында әйтәбез”, - дип белдерде Михаил Давыдов.

Халыкның үз сәламәтлегенә ваемсызлыгы проблемасы турында журналистларга ИФО һәм ТР баш онкологы, Республика клиник онкологик диспансерының баш табибы, корылтай рәисе Рөстәм Хәсәнов та үз фикерләрен җиткерде. “Безнең гражданнар машинасын карап, аңа техник тикшерү үткәрергә гадәтләнгән, ә үз сәламәтлекләрен күзәтеп тормыйлар”, - ди ул. Ул Татарстанда халыкка онкологик ярдәм күрсәтүне оештыруда, шулай ук хирургия юнәлешендә тәҗрибәнең шактый зур булуын ассызыклады.

Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директорының фәнни һәм дәвалау эше буенча урынбасары, Россиянең баш балалар онкологы Мамед Алиев сүзләренчә, бүгенге көндә ил күләмендә, әгәр дә, алдынгы клиникаларда дәваланган булса, онкологик чиргә дучар булган балаларның исән калуы 80 проценттан артык дәрәҗәдә. “Балалар онкологиясендә проблеманың иң зурысы – чирнең соң ачыклануы. Ата-аналар балаларын профильле клиникаларга соң китерәләр, шуңа күрә барлык очракларның яртысында диярлек 3-4 нче стадиягә җиткән яман шешкә тап булабыз”, - дип белдерде ул.

Белешмә өчен. Бүген, чыгышы кысаларында, Михаил Давыдов онкологик чир белән бәйле вәзгыятькә кагылышлы берничә сан китерде. 2012 нче елда Россиядә 525 мең 931 кешедә яман шеш ачыкланган. 287 мең 789 кеше рактан вафат булган. 2012 нче ел азагында 3 млн га якын авыру күзәтү астында булган.

Бүген шулай ук, пленар утырыш барышында бүләкләү тантанасы булып, сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен, дүрт галим Мактау дипломнары һәм Н. Блохин исемендәге алтын медаль белән бүләкләнде. Алар арасында, ИФО һәм ТР баш онкологы Рөстәм Хәсәнов исеме дә әйтелде. Илнең сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен, алтын медаль белән диплом Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тапшырылачак.

Иң яхшы журналист эшләре бәйгесендә җиңү яулаган корреспондентлар билгеләп үтелде. “Здоровый интерес” номинациясендә онкология темасына багышланган мәгълүмат бирү характерындагы материал өчен беренче урынга “Татар-информ” МА хәбәрчесе Эмма Ситдыйкова лаек булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100