news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытында бакыйлыкка күчкән артистны тамашачы матур итеп хәтерендә калдыра – Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров “Тапшырылган хатлар” китабын тәкъдим итү кичәсендә Шамил Бариевны юксынып шулай диде.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Артист өчен вакытында фани дөньядан китү зур бәхет ул. Вакытында бакыйлыкка күчкән артистны тамашачы матур итеп хәтерендә калдыра”, – диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров “Тапшырылган хатлар” китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Г.Камал театры артистлары 23 ел элек вафат булган сәхнәдәшләре Шамил Бариевны юксынып искә алдылар. Шамил белән Гөлфия мәхәббәте турында матур легенданы кабат-кабат искә алдылар.

“Тапшырылган хатлар” китабы Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Шамил Бариевның студент чагында сөйгәне Гөлфиягә язган хатларыннан тора.

Китапны Гөлфия һәм Шамил Бариевларның кызы Айгөл Бариева чыгарган. Тиражы – 300 данә. “Әнинең әти язган хатларны саклавын белми дә идем,  фатирдан күчкәндә генә табып алдым. Нәбирә Гыйматдинова киңәше белән нәшер итергә булдым. Бер хатны да төшереп калдырмадым, бер сүзен дә үзгәртмәдем, барысы да ничек бар – шулай чыкты”, - ди Айгөл.

Мәгълүмат өчен. Моңарчы мондый эпистоляр жанрдагы китап Нәҗип Җиһанов хатлары буенча чыгарылган иде. “Письма Н.Г.Жиганова к С.А.Жигановой (1935-1946)” китабында Нәҗип Җиһановның беренче хатыны Серафима Минеевага багышлап язылган хатлары урын алган. Китап 2001 елда 1000 данә тираж белән чыккан булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100