news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Быел вафат булган баянчы Илшат Яхинны Башкортстанда ел композиторы дип атадылар

Быелның февралендә вакытсыз вафат булган композитор һәм баянчы Илшат Яхинны Башкортстанда ел композиторы дип атадылар. «ЮлдашХит-2022» башкорт эстрадасы фестивалендә аңа шундый исем  бирү турында игълан ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«ЮлдашХит-2022» фестиваленең финалы кичә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.

Анда хит-парадта катнашучылар чыгыш ясады. Идел Нургалин тамашачылар бүләгенә лаек булды, аны шулай ук «Юлдаш» радиосының халык артисты дип игълан иттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100