news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вакытлыча тору үзәгендә – хәйрия акциясе

Вакытлыча тору үзәгендә – хәйрия акциясе

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Иртәгә Казан шәһәренең К.Маркс урамында урнашкан ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларның вакытлыча тору үзәгендә «Шатлык белән гомер итегез» дигән хәйрия акциясе үткәрелә. Вахитов районының балалар иҗат үзәге оештырган әлеге чарада үзәк каршында эшләп килүче балалар сәнгать коллективлары да катнашачак. Алар арасында «Балаганчик на Булаке» театр-студиясен, «Нюанс» бию студиясен, «Пеппи» мода театрын, «Салават күпере» музыка студиясен һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.

Балалар иҗат үзәгенең өлкән сыйныфлар белән эшләүче методисты Татьяна Семенникова әйтүенчә, үзәк хезмәткәрләре тарафыннан мондый чаралар уздыру күркәм традициягә әверелгән икән. «Без бу акцияне инде дүртенче ел рәттән үткәрәбез, - диде Татьяна Сергеевна. - Хәйрия кичәсендә үзәктә вакытлыча яшәүче әби-бабайларга Вахитов районы мәктәпләрендә укучы балалар тарафыннан җыелган кечкенә генә бүләкләр – кер юу порошоклары, теш пасталары, сабыннар һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары тапшырылачак. Безнең үзәк каршында эшләп килүче балалар сәнгать коллективлары көче белән әзерләнгән концер та өлкәннәрнең күңеленә хуш килер».

news_right_1
news_right_2
news_bot