news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытлыча опека өчен 12 130 сум күләмендә түләү билгеләнергә мөмкин

Инвалидларны, өлкән яшьтәге гражданнарны, ятим балаларны вакытлыча яшәүгә (вакытлыча опекага) кабул иткән россиялеләр махсус түләүләр алырга мөмкин.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Инвалидларны, өлкән яшьтәге гражданнарны, ятим балаларны вакытлыча яшәүгә (вакытлыча опекага) кабул иткән россиялеләр стимул бирүче махсус түләүләр алырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. 

Әлеге кешеләр өчен вакытлыча опека COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары чорында мөһим. Шуңа күрә өлкәннәргә һәм ялгызларга  катлаулы вакытлар ярдәм иткән барлык кешегә стимул бирүче түләүләр билгеләү тәкъдим ителә. Ул минималь хезмәт хакы - аена 12 130 сум күләмендә билгеләнергә мөмкин.

Түләүләрне 2020 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәрге чорда башкару ниятләнә. Россия Президенты имзаларга тиешле указны РФ Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән. Указ имзаланган көннән үз көченә керергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100