news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытлы матбугатка криминал күрсәтү отышлы – ТР студентлар отрядлары үзәге директоры

Газета-журнал һәм телевидениегә яшьләр темасы кызык түгел, ди Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков.

Вакытлы матбугатка криминал күрсәтү отышлы  – ТР студентлар  отрядлары үзәге директоры
Александр Эшкинин

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Вакытлы матбугатта бүген яшьләр темасы аз күтәрелә. Аларга криминал, җинаять яки сенсация күрсәтү отышлы. Бу хакта “Татар-информ”га үз фикерен республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков белдерде.

“Вакытлы матбугатта, булсын ул федераль, республика яки җирле басма, студентлар отряды, яшьләр темасы кызык түгел. Республика каналларына да скандал, криминал, җинаять күрсәтү отышлы. Болар да кирәкле темалардыр, әйтмим. Нигә без медицина отрядларында эшләүче студентлар турында күрсәтмибез? Алар поликлиника, хастаханәләрдә кече медицина хезмәткәрләре булып эшли, авыруларга ярдәм итә, тәрбия кыла. Балалар бакчасы, хастаханә, мәктәпләр төзүче, юллар салучы төзелеш отрядлары турында язмыйбыз. Авыл хуҗалыгы отрядлары турында да ләм-мим. Ипи үстерүче студентлар күләгәдә кала бирә. Студентлар отрядлары гына түгел, яшьләр темасы бөтенләй икенче, арткы планда”, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, ТР студентлар отряды хәрәкәтенә 2018 елда 55 ел тула. Республикада бүген 8 студентлар отряды эшләп килә. Алар аша быел 10363 студент эшле булган. Иң югары хезмәт хакы – энергетика һәм транспорт профилендәге өлкәләрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100