news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вакыт» газетасы мөхәррире: Укучыларга интрига кирәк

Гөлия Гыйнатуллина кешеләрнең ни өчен газета укымауларын әйтте.

«Вакыт» газетасы мөхәррире: Укучыларга интрига кирәк
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Газета укучыларга интрига кирәк, аларны шоу-бизнес, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Чувашия Республикасы «Вакыт» газетасы мөхәррире Гөлия Гыйнатуллина сөйләде.

«Тиражлар кими. Әллә халык укырга яратмый, әллә үзебез мәгълүматны дөрес җиткерә алмыйбыз. Без халык тормышы, дини темаларга караган язмалар бастырабыз. Ә кешеләрне шоу-бизнес яңалыклары, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Безнең якларда халык бик эшчән, бәлки укырга вакытлары юктыр», — диде ул.

Шулай ук Гөлия Гыйнатуллина Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафатыннан соң, эшләр авырайганын, проблемаларның артуы турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100