Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Вакыт» газетасы җанлана
«Вакыт» газетасы җанлана
(Ульяновски, 24 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Чуашстан татарларының “Вакыт” газетасы мөхәррире вазыйфаларын Фәрит Гыйбатдинов үз өстенә алгач, бу басма күзгә күренеп җанлана башлады.
Батыр районында чыга башлаган бу газета һич тә ныклап аякка басып китә алмый килде. Батырда абруе үсә алмагач, аны Чабаксарда да чыгарып карадылар. Халык язылмый, тиражы аз, мәшәкатьләнүнең мәгънәсе дә юк кебек иде. Сәбәбе шул – мөхәррирдән уңа алмады ул. Чөнки бу эшкә җегәрле милләтпәрвар табылмады.
Ниһаять, ничарадан бичара, дигәндәй, болай да үз өстенә гади кеше күтәрә алмаслык бурычлар алган Фәрит Гыйбатдинов мөхәррир вазыйфаларына да җигелде. Каян вакыт таба да, ничек өлгерә диген үзе!? Ул – республиканың “Мишәр” исемле җыр-бию-фольклор ансамбле җитәкчесе дә, “Урмай моңы” фестивален һәм Сабантуйларны оештыручы да, Чуашстан татарларының мохтәрият җитәкчесе дә. Хәер, аның эшләрен санап бетерерлек тә түгелдер. Һәм менә тагын “Вакыт” газетасының мөхәррире дә.
Әйтергә кирәк, ул тотынгач, “Вакыт” яңа сулыш алды кебек. Аның тиражы беренче мәртәбә меңнән артып китте. Моңа кыска гына хәбәрләр булуы да ярдәм итәдер. Әйтик, аның соңгы санындагы «Яңалыклар» баганасына гына игътибар итик. Анда “Мишәр” ансамбленең Мурманскида гастрольләрдә булуы, һәм аның киләсе елда булачак тамашалары турында да мәгълүматлар бирелгән. Шунда ук Илһам Шакиров исемендәге Халыкара җыр фестиваленә Чуашстаннан җибәреләчәк яшь җырчылар Илдус Шәйдуллин һәм Гөлнара Сәйдәшева турында да хәбәр бар. Баганада Фәрит Гыйбатдиновка Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы бирелүе турындагы хәбәргә дә урын бирелгән.
Авыл халкының көнкүрешенә багышланган язмалар да игътибарга лаек һәм тирән эчтәлекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз