Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Вакыф фонды революциядән соң чит илдә калган милекне кире кайтарачак
Конференциягә килгән Согуд Гәрабстаны вәкилләре бу эштә ярдәм итәргә теләк белдергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 5-6 октябрь көннәрендә Казанда “Россиядә вакыф: хәзерге заман һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең төп максатларының берсе – Татарстан Республикасында вакыф институтының үсеше мәсьәләсе.
“Документлар дөрес рәсмиләштерелергә тиеш”
“Мөселман Диния Нәзарәте каршында төзелгән “Вакыф фонды” Россиядә әле шундый бердәнбер оешма”, - дип башлады сүзен Татарстанның Вакыф фонды генераль директоры Рөстәм Хабибуллин.
Вакыфны фондка кире кайтару өчен оешма иң элек объектның тарихын, юридик хәлен тәфсилләп өйрәнә. Шуннан соң мөрәҗәгать хаты белән шәһәр яисә республика югарылыгындагы дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә. “Башка регионнарда объектларны кире кайтармыйлар дип зарланалар, әмма боларның барысы да буш сүз, чөнки документлар дөрес рәсмиләштерелгән булса, дәүләт органнары кире кайтаруга каршы килми. Мин сезгә шундый мисал да китерә алам. Хакимияттән күзәтчелек органнарыннан килгән бер кеше бу изге эшкә үзеннән акча бирде. Шул суммага без бинага видеокүзәтү куя алдык”, - дип аңлатты Рөстәм Хәбибуллин.

“Әлегә мәчетләр бабайларның җилкәсендә”
Хәзерге көндә вакыфка Казанның үзендә генә 3 объект кире кайтарылган, ә 8 хат мөрәҗәгате каралу стадиясендә. “Әмма без күбрәк тә телибез, чөнки мәдрәсәләрнең финанс тәэмин ителеше күпчелектә безнең имамнарның, бабайларның җилкәләрендә тора. Безнең авыл мәчетләрендә алар үзләренең пенсия акчаларын кызганмыйча мәчет тоткан газ, электр өчен түләп килә. Без киләчәктә алардан бу вазифаны тулысынча төшерергә телибез”, - диде Вакыт фонды генераль директоры.
Аның әйтүенчә, республикада булган барлык мәчетләрдә бу система кайчан тормышка ашырылачыгын төгәл әйтү мөмкин түгел. “Мин иртәгесе көндә нәрсә буласын да әле әйтә алмыйм, әмма без ни булса да, туктап калмыйбыз. Хәзерге көндә кайбер мәчетләргә ярдәм инде барып иреште. Иң мөһиме – без хәрәкәттә”, - диде ул.
“Вакыфка фатирын бүләк итүченең милке мәчет төзелешенә тотылачак”

“Кеше вакыфка үз фатирын тапшыру очракларына без реклама ясамыйбыз. Моны эшләү безгә ярамый, чөнки аның савабы да китергә мөмкин. Соңгы очрак буенча шуны әйтә алам. Безгә үз фатирын тапшырган кеше – ул ислам динен кабул иткән рус милләтле хатын-кыз. Аның фатиры төзеләчәк мәчетне финанслауга тотылачак. Мондый очраклар бер генә түгел. Хәзерге көндә фермерлар да үз җирләрендә ашлык, бакча культуралары үстерә һәм безне җыешырга чакыра. Аннан соң без аны сатып, мәчетләребезгә, мәдрәсәләребезгә җиткерәбез”, - дип сөйләде Рөстәм Хәбибуллин.
“Эшмәкәрләрнең йөрәге таш түгел”
Рөстән Хәбибуллин әйтүенчә, вакыф белән әле шөгыльләнә генә башлаганда, аның иң зур куркуы хәзерге эшмәкәрләрнең ярдәм итүдән баш тартуы булган. “Алар бит бик сакчыл кешеләр: һәрбер тиенен хәтта үзенә түгел, ә бизнесена тота. Эшебезнең башында алар белән сөйләшкәч, гаҗәпкә калдым. Аларның йөрәкләре таш түгел, чөнки безнең мөрәҗәгатькә алар бары төзелгән иҗтимагый проектларны сорап җавап кайтарды. Безнең барлык проектлар да иҗтимагый, чөнки бөтен керемебез балаларга, инвалидларга, мәчетләребезгә, мәдрәсәләребезгә булышуга китә. Без аны кесәгә салмыйбыз, коммерция белән шагыльләнмибез”, - дип сөйләде ул.
“Чит илдәге вакыфлар кире кайтарылачак”
Татарстан Республикасы Вакыф фонды элекке заманда чит илдә калган вакыфлар буенча да актив эш алып бара. “Бу конференциягә Согуд Гәрабстаныннан килүчеләр дә бар. Без иртәдән үк аларга йокы бирми хөрмәтле кунакларны монда алып кайттык. Әзер документ-запросларны тапшырдык. Бүгенге көндә чит илдә инкыйлабка кадәр татарларның вакыфы булган кунакханә бар. Икенче бер чыганнакка караганда анда безнең вакыф ресторан да булган. Шуның буенча хәзер республикабыз һәм чит ил архивларында эш алып барыла. Согуд Гәрабстаны вәкилләре бу эштә безгә булышырга теләк белдерде”, - диде Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз