news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вакцинация темпы сакланса, Татарстанда күмәк иммунитет декабрь ахырында формалашачак

Узган тәүлектә Татарстанда 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанлылар коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуны актив дәвам иткән очракта, Татарстанда күмәк иммунитет декабрьнең икенче яртысында формалашачак. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Вакцинация темплары сакланса, планны декабрьнең икенче яртысында үтәячәкбез», - дип искәртте спикер.

Узган тәүлектә Татарстанда 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Республикада 100 мең кешегә вакцинация узган 171 пациент туры килә. Альмир Абашев моның Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булуын әйтте.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 60 яшьтән узган кешеләр арасында, алар чирне авыр кичерүгә дә карамастан, вакцинация темплары югары түгел. 

news_right_1
news_right_2
news_bot