news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вакцинация эшен иң актив алып бара торган районнар исемлеге билгеле булды

Шулай да Республикада прививкалардан баш тарту саны әле дә зур, - ди Татарстанның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина.

Вакцинация эшен иң актив алып бара торган районнар исемлеге билгеле булды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстанның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина вакцинациядән баш тарткан кешеләр арасында прививка эшен иң актив алып баручы районнарны атап китте. Бу хакта ул бүген Роспотребнадзорның РТ буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә сөйләде.

"Татарстанда вакцинациядән баш тарткан 58 мең кешенең 30 проценты прививка ясарга карар кылды. Баш тартучылар арасында вакцинация эшен иң актив алып бара торган районнар - Баулы, Сарман, Түбән Кама, Арча, Бөгелмә һәм Чистай районнары", - диде Марина Патяшина.

"Прививкалардан баш тарту Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан беренче тапкыр Кешелеккә глобаль янаулар исемлегенә кертелде. Вакцинациянең зыяны турында киң пропагандалау фонында вазгыятьне үзгәртү җиңел түгел. Бездә әле дә инфекцияләрдән сакланмаган кешеләр саны зур", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot