news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Болардан тыш халыкны эш һәм пенсия белән тәэмин итү, дәүләт гарантияләре, яңадан һөнәри уку кебек сораулар каралачак.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 26 һәм 27 сентябрь көннәрендә узачак вакансияләр ярминкәсендә эшне яшьләргә генә түгел, ә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә дә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласының мэрия порталы хәбәр итә.

Биредә белгечләр вакансияләр буенча белешмә бирәчәк, килүчеләр эшкә урнашу өчен юллама алачак.

Ярминкә барышында хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, дәүләт гарантияләре, яңадан һөнәри уку, пенсия белән тәэмин итү кебек сораулар каралачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot