news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вак балыкларны саклап калырга була - тәҗрибә шуны раслый

Чабак, алабуга, густера, синец һәм корбан балыгы аеруча күп очрый

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Спас районы “Средневолжрыбвод” ФДБУ белгечләре коррекция интернат-мәктәп укучылары белән бергә Приволжск янындагы күлдә вак балыкларны саклап калу чаралары үткәрделәр.

Поселоктан җиде йөз метрда урнашкан күлнең озынлыгы 40 метр чамасы, гомуми мәйданы 1,2 гектар. Күлдә вак балыклар бик күп. Мондый шартларда алар үсә алмый, башка су режимы кирәк. Ихтиологлар һәм коррекция интернат-мәктәбе укытучысы Николай Купоросов җитәкчелегендәге “Зәңгәр патруль” отряды балыкларга ярдәм итәргә булдылар. Уртак тырышлык белән алар канау казыдылар. Аннан су киткәндә Иделгә вак балыклар да төште. Балыклар арасында чабак, алабуга, густера, синец һәм корбан балыгы аеруча күп очрый. Чуртан һәм судак сирәгрәк була, дип белдерә “Яңа тормыш” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100