news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вайнах ифтары: «Безнең өчен бу изге җирдә ифтар үткәрү – зур мәртәбә»

Вайнах ифтары: «Безнең өчен бу изге җирдә ифтар үткәрү – зур мәртәбә»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Эмиз» банкетлар залында чечен һәм ингуш халыклары вайнах ифтарын уздырды.

  • Вайнах – чечен һәм ингушларны берләштерүче борынгыдан килгән төшенчә, «безнең халык» дигәнне аңлата. Төньяк Кавказ халыклары үзләрен шулай бер сүз белән атап йөртергә күнеккән.

Мәҗлесне Айрат Заһриев алып барды. Чара Коръән аятләрен укудан башланды. Аннары көчләп Казахстанга һәм Урта Азиягә депортацияләнгәндә һәлак булган чечен һәм ингушлар рухына дога кылынды. Алар – барлыгы ярты миллионга якын кеше – 1944 елның 23 февралендә туган якларыннан куып чыгарылган. Вайнахлар тарихында бу фаҗигале битләрнең берсе санала.

Ифтар ашына 270ләп кунак чакырылган. Алар арасында Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, татар, чечен, ингуш һәм башка милләт вәкилләре бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Безнең өчен шушы изге җирдә ифтар үткәрү – зур мәртәбә»

Авыз ачар алдыннан кунакларны Татарстанда «Вайнах» чечен милли-мәдәни автономиясе рәисе Селим Сусаев, Ингушетия Республикасының Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев, Чечня Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбәков сәламләде.

«Сезне күрүемә шатмын, килүегезгә рәхмәт. Аллаһ шушы көннәрне күрергә насыйп итте. Аллаһ уразаларны, догаларны, намазларны, изге гамәлләребезне кабул итсен. Кайдадыр ялгышсак, Аллаһ безне гафу итсен!» – дигән теләкләрен җиткерде Селим Сусаев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ихластан вайнах ифтарында сәламлим. Безнең Президент бу елны Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Илбашы халыклар бердәмлеге – илнең төп байлыгы, дип гел әйтеп килә. Татарстан Диния нәзарәтенә аеруча зур рәхмәт. Ислам традицияләре тамыры белән гасырларга барып тоташкан, бай тарихка ия булган шушы изге җирдә ифтар үткәрү – безнең өчен зур мәртәбә. Сезнең дин үсешенә керткән өлешегез – барыбыз өчен дә ныклык үрнәге. Аллаһ шушы изге юлда ниятләрегезне тагы да ныгытсын!» – дип мөрәҗәгать итте Селим Сусаев.

Ул изге Рамазан көннәрендә ифтар өчен генә түгел, депортацияләнгәннәрне искә алу өчен дә җыелуларын искәртте. «Без аларның гөнаһлары кичерелүен сорыйбыз», – диде ул. Сусаев бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән, табын әзерләгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде. «Аллаһ уразаларны кабул кылсын! Бөтен халкыбызга иминлек телим, кунакчыл Татарстан җире чәчәк атсын!» – дип теләкләрен юллады ул.

Эли Кагарбәков, ураза тоткан кешеләрнең сораганнары, догалары кабул булсын, дип теләде. Чыгышында ул депортацияләү вакыйгасын телгә алды. «Безнең кешеләр үлемгә дучар ителгән булган, ләкин Казахстан, Кыргызстан кешеләре аларны җылы каршы алган. Әби-бабайларыбыз сөйләгәнчә, иң авыр чорларда соңгы икмәк телеме белән дә бүлешкәннәр. Ул заманнар үткәндә калса да, без хәтерлибез», – диде Эли Кагарбәков.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул хәзерге вакытта Татарстанда бер меңгә якын чечен кешесе яшәвен әйтте. Аларның күпчелеге Казанда гомер итә. «Безнең субъектлар башлыклары бик тыгыз элемтәдә, алар бер-берсенә «олы брат, кече брат» дип эндәшә», – диде Кагәрбәков Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыровның мөнәсәбәтләре турында.

«Бу формат безнең ничек дус була белүебезне күрсәтә»

Ифтар кунакларын Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сәламләде. «Рамазан аен ел дәвамында түземсезлек белән көтеп алабыз. Бу – ризык һәм судан тыелып тору гына түгел, рухи чистарыну да. Рамазан аенда безгә изге Коръән иңгән. Бу айда Кадер кичәсе иң кадерлесе булып санала. Чечен һәм ингушларга шушы ифтарны оештырганнары өчен рәхмәт. Бу формат безнең ничек дус була белүебезне күрсәтә. Биредә хәтта башка конфессия кешеләре дә бар. Без һәммәбез Татарстанның, Россиянең бөек, бердәм халкы булуыбызны аңлыйбыз», – диде ул.

«Ураза тоткан кешене тукландырган кешегә дә ураза тоткан кешегә бирелгән кебек үк савап бирелер, дип әйтелгән. Уразалар кабул булсын!» – дип теләде Ренат Вәлиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нурия Хашимова Кавказ халкының Рамазанга һәрвакыт аерым бер җылы мөнәсәбәте сизелүен ассызыклады. «Алар инде берничә ел дәвамында Казанда кечкенә ифтарлар үткәрә. Быел, Халыклар бердәмлеге елында, ике республиканың бергә ифтар мәҗлесе җыюы – башкалар өчен дә үрнәк. Без мөселман республикалары белән дус яшибез. Безнең республика, гомумән, барлык республикалар белән дустанә мөнәсәбәттә. Бу халыклар кунакчыл, юмарт, ачык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әмир Хашиев сүзләренчә, Казанда ифтарны 2015 елдан бирле үткәрәләр. «Гадәттә үз даирәбездә генә җыелыша идек. Рәсми чара буларак беренче тапкыр җыелуыбыз. Узган елда эшлекле киңәшмәдә «23 Февраль Рамазанга туры килә, әйдәгез, уртак чара үткәрик» – дип тәкъдим иткән идем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул Татарстанда бүгенге көндә 150ләп ингуш кешесе яшәвен әйтте. Казанда якшәмбе мәктәбендә 20 бала ингуш телен өйрәнә.

Ренат Вәлиуллин «Татар-информ»га әйтүенчә, мондый ифтарлар республикада яшәүче халыкларны берләштерүче зур чараларның берсе булып тора. «Мондый чаралар аларның үзләре өчен дә бик мөһим. Милли-мәдәни чаралар бер хәл, ләкин алар беркайчан да диннән аерылмаган. Татарлар өчен кебек үк, алар өчен дә дин бик мөһим фактор булып тора. Монда чисталык, дуслык хөкем сөрә. Күптәнге танышларны бергә күрү – бик мөһим әйбер», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ифтар ашына Чечня һәм Ингушетия Республикасы, Бөек Ватан сугышы геройлары турында видеороликлар әзерләнгән иде. Моннан тыш, мәҗлестә Гомрәгә юллама уйнатылды. Кече хаҗга бару бәхете Әмирхан Толдиевка тәтеде.

Ифтар мәҗлесендә Ингушетиянең Россия белән берләшүенең 250 еллыгы медале, Ингушетия Республикасы дәүләтчелегенең 100 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырылды.

Эли Кагәрбәков журналистларга мондый ифтарларның дәвамлы булуына ышануын әйтте. «Киләсе елга үзебезнең милли ашлар белән шаккаттырырга тырышырбыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot