Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вахтангов фестивалендә Камал театры мисалында милли театрны таныту хакында сөйләшәләр
5 – 9 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Беренче Театр менеджерларының Вахтангов фестивале уза.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов Мәскәүдә театр менеджерларының Вахтангов фестивалендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Камал театры хәбәр итә.
5 — 9 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Театр әһелләре берлегенең Үзәк федераль округы театраль форумы кысаларында Беренче Театр менеджерларының Вахтангов фестивале уза. Фестиваль чаралары Вахтангов театрында, Большой театрда, «Булгаков йорты» театр- музеенда, Фоменко остаханәсендә, «Сколково» инновация үзәге һәм башка урыннарда була.
Илшат Латыйпов «Сколково» инновация үзәгендә чыгыш ясаячак. Ул Камал театры үрнәгендә милли театрның үсеше, аны таныту үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Уңышлы менеджмент үрнәге итеп татар театрының 110 еллыгына әзерләнү турында да әйтеләчәк. Театрны таныту өчен социаль челтәрләрне куллану мисаллары анализланачак.
Беренче Театр менеджерларының Вахтангов фестивале 450 театр продюсеры катнашачак. Фестивальнең максаты — лидерларны билгеләү, тәҗрибә уртаклашу, театр профессияләренә заманча карашны ачыклау.
Проект Россия Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Фестивальнең соңгы этабы буларак театр эшен оештыру өлкәсендә Вахтангов премиясе тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз