news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вахитов районының беренче көзге ярминкәсе Чехов базарында ачыла

Ярминкәдә арзан бәядән продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителәчәк

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Чехов базарында беренче көзге ярминкә уза. Ярминкәне ачуда Казан мэры Илсур Метшин, Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров катнаша.
Бирегә Арча, Теләче районнары предприятиеләре һәм оешмалары, «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Татплодовощторг» ЯАҖ, РАЦИН ДУП, «Юбилейное» авыл хуҗалыгы предприятиесе үз продукцияләрен алып килә..
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Чехов базарында 30 октябрьгә кадәр һәр шимбә 6.00-15.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Бу чорда казанлыларның арзан бәядән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Казанның Вахитов районы матбугат хезмәте.
Ярминкәдә арзан бәядән продукциянең бай ассортименты: бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суган, сыер ите, тавык, каз, үрдәк, он, макарон эшләнмәләре, ярма, шикәр комы, сөт, умартачылык продукциясе, бал, икмәк–күмәч эшләнмәләре, балык тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ярминкәдә печән, салам, тере терлек, катнаш азык, тирес сату оештырылачак.
Казанлылар алдында Арча иҗат коллективлдары чыгыш ясаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot