news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Вахитов районында М.Сәлимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурс-фестивале уза
Чара 80 нче урта мәктәп базасында үтәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанның Вахитов районында 80 нче урта мәктәп базасында М.Сәлимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурс-фестивале узачак, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Фестиваль укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләре белән таныштыру, милли үзаңны үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурста Вахитов районының 10 мәктәбе катнаша. Алар, нигездә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары каршындагы театр коллективлары.
Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә ниятли. Мисал өчен, 273, 332, 136 нчы балалар бакчалары балалар өчен куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итәчәк.
1 нче татар гимназиясе тамашачылар игътибарына Ч.Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдән өзек, 80 нче урта мәктәп А.Гыйләҗевның “Яра” әсәреннән өзек күрсәтәчәк. 27 нче татар гимназиясенең “Җилкән” театр түгәрәге тамашачыларны Ә.Еникинең “Бер генә сәгатькә” әсәре буенча куелган спектакль белән сөендерер дип көтелә. 12 нче гимназиянең “Хәят” театр түгәрәгенә йөрүчеләр “Бер ананың өч кызы” спектаклен тәкъдим итсә, 39 нчы мәктәп укучылары конкурс өчен И.Юзеев повестеннан өзек әзерләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot