news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахитов районы судында "ТФБ-Финанс"ка карата 133 дәгъва карала

Гариза бирүчеләр кертемнәрне ышаныч идарәсенә күчерү турындагы килешүләрне кире кагуны таләп итә.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). 2-5 майда Вахитов районы суды “ИК "ТФБ-Финанс" эшчәнлеге белән бәйле йөздән артык эшне карый.

“ТФБ-Финанс” инвестиция компаниясе клиентлары үзләрен  "Татфондбанк" кертемчеләре итеп санауларын һәм банк вазифалары реестрына кертүне таләп итә. Күп кенә дәгъвалар гражданнар мөрәҗәгатеннән соң прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелгән. Анда аларның ышаныч идарәсенә акчаларын күчерү турындагы килешүләрнең аларны "Татфондбанк” җәмгыятендә вакытны озайтуга килешү дип ялгыш фикергә китерү нәтиҗәсендә булуын җиткергәннәр.

Искәртеп үтик, алдан судлар клиентның ышаныч идарәсе белән килешүен бетерү буенча берничә гаризасы канәгатьләндерде. 2017 елның 15 мартында, Вахитов районы суды, мәсәлән, шундый бер клиент гаризасын уңай хәл иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100