Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вахитов районы халкы милиционерларга даими ярдәм итәчәк
Халык дружинасына ихтыяҗ тойган тәртип сакчылары исә төрле һәлакәт, җинаять, гомумән, гражданнарга куркыныч янаган очракларда тиз арада чара күрү өчен мөһимлеген таный
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Башкалабызның Вахитов районы милициясе, әлеге муниципаль берәмлек хакимияте белән берлектә, берничә ай элек район территориясендә урнашкан оешмаларга, предприятиеләргә үз хезмәткәрләре арасыннан халык дружинасы (ДНД) сафларын тулыландыру мөрәҗәгате белән чыккан булган. Нәтиҗәдә, Вахитов районының үзәк урамнарында һәм җинаятьчеләр үз иткән ишегалларында җәмәгать тәртибен саклау буенча патрульлек итәргә ризалык биргән 100гә якын кешенең 80енә таныклык бирелгән.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, хезмәттәшлеккә ышаныч баглап, ирекле халык дружинасы әгъзасы булу таныклыкларын Вахитов районы хакимияте башлыгы урынбасары Марат Корнилов белән район эчке эшләр идарәсенең җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Арслан Камалетдинов тапшырган. Халык дружинасы составына кергәннәр арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар: иң олысына – 71, иң яшенә – 21 яшь. Сентябрь аенда мәктәп, лицейларда белем алучы өч дистәләп укучыга да шундый ук таныклыклар биреләчәк. Халык дружинасына ихтыяҗ тойган тәртип сакчылары исә төрле һәлакәт, җинаять, гомумән, гражданнарга куркыныч янаган очракларда тиз арада чара күрү өчен мөһимлеген таный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз