Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вахитов калкулыгындагы сәүдә үзәгенең төзәтелгән проектын Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр
Архитекторлар Казан халкының теләкләрен исәпкә алган, шулай ук Вахитов һәйкәленә һәм калкулыкка зыян килмәскә тиеш.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). “Полимекс” төрек фирмасы Вахитов калкулыгындагы Espace сәүдә-офис үзәгенең төзәтелгән проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин үзенең Twitter аккаунтында хәбәр итте.
“Шәһәр халкының теләген истә тоттык: калкулыкка һәм һәйкәлгә зыян килмәячәк, сәүдә үзәге һәйкәлдән читтә, астарак булачак. Татарстан Президенты скверны зурайтырга тәкъдим итте”, - дип язды Хәйруллин.

Төрек бюросының баштагы проекты буенча, җәяүлеләр галереясе төзү өчен, калкулыкны аркылыга өстән-аска таба кисү каралган иде. Шәһәр халкы шулай ук, сәүдә үзәге төзелү сәбәпле, татар ревлюционеры, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мулланур Вахитов һәйкәлен күчерүгә дә борчылу белдергән иде.

Турецкая фирма Полимекс презентовала президенту РТ @RusMinnikhanov исправленный проект торгово-офисного центра Espace у Вахитовского холма. Учли пожелания горожан:памятник, сквер и холм не пострадают,тц будет дальше от памятника и ниже.Президент РТ предложил еще увеличить сквер. pic.twitter.com/HUz1w9pfVN
— Эдуард Хайруллин (@Edkhayrullin) 7 июня 2018 г.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз