news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов үзенең романнарын төпле кешеләр генә аңлый ала дип саный

Язучының “Карабәк” һәм “Каенсар” тарихи романнарын берләштергән китабы чыкты.

Вахит Имамов үзенең романнарын төпле кешеләр генә аңлый ала дип саный
Салават Камалетдинов, Tatkniga.Ru

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшриятында язучы Вахит Имамовның “Карабәк” һәм “Каенсар” тарихи романнары китабы чыкты. Язучы үзенең романнарын төпле кешеләр генә аңлый ала дип саный. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул романнарны татар тарихын, татарларны күтәрү, дөньядагы хәлләрне ничек тә булса рәткә китерү максатыннан язылуын әйтте.

“Без, татарлар, дөнья тарихында үз урыныбызны алырга лаеклы. Тарихта бит хәзер ярты сүз ялган. Халык тарихны белергә тиеш. Минем романнарда дөрес тарих”, - ди Вахит Имамов.

Язучы фикеренчә, тарихны татарлар күтәрмәсә, беркем дә күтәрмәячәк. Ул бу романнарны ике аерым китап итеп чыгарырга теләгән булган. “Бар язган әйберне көнендә һәм секундында чыгарырга кирәк”, - ди автор.

Вахит Имамов үз романнарын белемнәре булган кешеләр генә аңлый ала, дип саный. “Минем китап чәй эчеп утырганда күңел ачар өчен язылмаган. Минем романнарым җитди. Аларны төпле кешеләр генә аңлый ала”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Карабәк” романы Алтын Урда чорлары турында, “Каенсар” XX гасыр тарихына багышлана. Китапларны “Татарстан китап нәшрияты” кибетләреннән алып булачак. Җыентык социаль яктан әһәмиятле әдәбият буларак бастырылган. 

Белешмә өчен: Вахит Имамов "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100