Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатышында бер генә башкорт авылы барлыгын әйтте
Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Мәдәни җомга» баш редакторы Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бер генә башкорт авылы бар икәнен әйтте.
«Мисалга Бүздәк районын китерәм. Анда 79 авыл бар. Шуның берсе генә чиста башкорт авылы, ләкин җанисәп буенча 53-57 процент башкортлар яши дип әйтәләр. Кушнаренко районының 79 авылының берсе дә башкорт авылы түгел», — ди Вахит Имамов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.
«Бер генә дә башкорт авылы булмаган Илеш районында да 70 процент башкорт дип исәп-хисап бирәләр. Башкорт гаиләләре бар, ә башкорт авылы юк. Менә шуларны белсәләр иде», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз