Вахит Алекперов 9 млн доллардан артык суммага “ЛУКОЙЛ” акцияләрен сатып алып бетергән
Компания башлыгы элек “ЛУКОЙЛ”ның 20,9 процентына ия иде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Вахит Алекперов 9 млн доллардан артык суммага “ЛУКОЙЛ” акцияләрен сатып алып бетергән. Бу хакта ИТАР-ТАСС Лондон биржасына сылтама белән хәбәр итә.
Алекперов 170 меңнән артык Америка депозитар распискасын сатып алган. Ике килешү 19 сентябрьдә төзелгән. Ул 9 сентябрьдә 20,6 млн. долларга 363 мең 828 Америка депозитар распискасын алган.
Элек компания җитәкчесе турыдан һәм филиал структуралары аша “ЛУКОЙЛ”ның 20,9 процентына ия дип белдерелгән иде. “ЛУКОЙЛ”ның эре акционерлары - Леонид Федун (9,6 процент), «Капиталъ» структуралары (8 процент чамасы), "Lukoil Investment Cyprus" бүлендек структурасы (9,2 процент). «ЛУКОЙЛ»ның устав капиталы 850 млн 563 мең 255 акциядән тора.