news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фонды үткәргән яшь башкаручылар бәйгесенең быелгы лауреатлары билгеле

Ваһапов фонды үткәргән яшь башкаручылар бәйгесенең быелгы лауреатлары билгеле
Гөлүзә Ибраһимова

Казанда Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан үткәрелгән концертта яшь башкаручылар бәйгесе лауреатлары исемнәрен атадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

«Инструменталь башкару» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 урын – Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендәге «Алпар» төркеме (Казан)
  • 2 урын  – Зилә Гайнуллина (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
  • 3 урын – Рәзил Габбасов җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте)

Фото: © Салават Камалетдинов

«Вокаль ансамбль» номинациясе:

  • 2 урын – «Караш» төркеме (Казан).

«Эстрада җыры» номинациясе:   

  • 2 урын – Илсаф Миңнегулов (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте)
  • 3 урын – Айбулат Гыйләҗетдинов. (Октябрьский музыка көллияте, Башкортстан).

«Халыкчан башкару» номинациясе: 

  • 1 урын – Инсаф Ганибаев (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте), Әдилә Мөбәрәкова (Казан шәһәренең 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы)
  • 2 урын – Рөстәм Егоров (Казан дәүләт мәдәният институты), Рисәнә Хантимерова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте)
  • 3 урын – Риваль Хисмәтуллин (Әтнә татар дәүләт драма театры), Энҗе Әхмәтҗанова (Казан дәүләт мәдәният институты).

Фото: © Салават Камалетдинов

«Академик вокал» номинациясе:

  • 1 урын – Руслан Закиров (Казан шәһәренең балалар иҗаты үзәге хезмәткәре), Гөлшат Гыйрфанова (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты)
  • 2 урын – Динар Шәрәфетдинов (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе), Әдилә Зиннәтуллина (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
  • 3 урын – Азалия Мәгъсүмова (Әлмәт милли мәдәни үзәге), Айгиз Хәйдәршин (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан), Илүзә Вәлиуллова (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).

«Рәшит Ваһапов репертуарыннан башкорт халык җырын иң яхшы башкаручы» номинациясе:

  • 1 урын – Дамир Таипов (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты).

«Башка милләт вәкилләре тарафыннан татар җырын иң яхшы башкаручылар» номинациясе

  • 1 урын – Амиран Шамоев (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Пятигорск)
  • 2 урын – Цуй Синь Хан (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Кытай), Чень Цзини (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Кытай)
  • 3 урын – Равшан Хаджаков (Ташкент,Үзбәкстан).

Фото: © Салават Камалетдинов

«Махсус премия» алучылар –  Рөстәм Хөсәенов (Казан шәһәренең 21нче балалар музыка мәктәбе укучысы).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100