news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең яңа сезонында яшь башкаручылар бәйгесе булачак

Ваһаповфест унтугызынчы сезонын башлап җибәрә.

Ваһапов фестиваленең яңа сезонында яшь башкаручылар бәйгесе булачак
Энҗе Габдуллина

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль быел унтугызынчы сезонын башлап җибәрә. Конкурс исә унберенче тапкыр уздырыла. Журналистлар белән очрашуда фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов яңа сезонның яңалыклары белән таныштырды.

«Бу сезон шуның белән үзенчәлекле: быел яшь башкаручылар конкурсы да булачак. Шулай ук, фестиваль ноябрьдә башланачак. Гадәттә 1 гыйнвардан соң үткәрә башлый идек. Гыйнварда үткәрә башлагач, эшен апрельләрдә генә бетерә идек. 15 майда безнең гала-концерт булачак. Шулай булгач вакыт бик аз кала. Май башы бик катлаулы вакыт, бәйрәмнәр. Шуңа күрә нәтиҗәләрне алданрак чыгарып, концертка яхшылап әзерләнер өчен, конкурсны иртәрәк башлыйбыз», – диде Рифат Фәттахов.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Продюсер конкурсның нигә ике елга бер генә үтүен дә аңлатты.

«Башта ел саен үткәрә идек. Ләкин җырчы – ул «штуклы товар». Бер ел эчендә өр-яңа җырчылар формалаштыру бик авыр. Шул ук җырчылар килә. Ел саен үткәрү максатка туры килеп бетми», – диде Рифат Фәттахов.

Ваһапов конкурсы «Академ вокал», «Халыкчан башкару», «Эстрада җыры», «Вокаль ансамбль», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә үткәрелә. Гала-концерт 15 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100