news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы турында Рифат Фәттахов: Күп яшьләргә юл күрсәттек

Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы турында Рифат Фәттахов: Күп яшьләргә юл күрсәттек
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Ваһапов фестивале үткәрелә башлауга быел 20 ел була. Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов шул уңайдан журналистларны төшке ашка җыйды. Ул бүгенге көнгә булган нәтиҗәләр турында сөйләде.

«Нәкъ бүген Ваһапов фестиваленә 20 ел тула. 20 еллыкка багышланган зур чаралар булачак әле. Бу вакыт аралыгында бик күп юллар үтелде, җырлар җырланылды. 20 елда Россиянең 51 төбәгендә һәм 15 илдә булганбыз. 2 меңгә якын концерт куелган, 11 тапкыр Яшь башкаручылар бәйгесен үткәрдек, аннан 211 лауреат чыккан. Мактанып әйтә алабыз: бүгенге көндә татар эстрадасындагы иң сыйфатлы җырчыларның күпчелеге Ваһапов фестиваленнән чыккан», - дип сөйләде ул.

Ул 2004 елда беренче тапкыр узган фестивальне искә алды.

«Татар җыр сәнгате өчен катлаулы ел иде. Теләсә кем, теләсә ничек җырлый башлады, фонограмма керде. Фестиваль белән татар җыр сәнгатендә барган тәртипсезлеккә чик куярга теләдек. 1988 елда Рәшит Ваһаповның 80 еллыгын үткәрү турында ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Хәсәнович Хәсәновка хат яздым. Бәхеткә, ул аның иң яраткан җырчысы булып чыкты. Ул хуплады һәм шул хаттагы бик күп пунктлар үтәлде», - дип искә алды Фәттахов.

Аның сүзләренчә, Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгеләр 1988 елда аның туган ягында үткәрелә башлаган, ә 2004 елның апрелендә Тинчурин театрында беренче фестиваль узган.

«Бик җылы кабул ителде. Беренче көннән җитәкчелек ярдәм итте. Тиешле вакытта тиешле урында булырга кирәк диләр. Фестиваль уңышының бер сәбәбе шундадыр. Фестиваль татар җыр сәнгатен саклауга үз өлешен кертте дип уйлыйм. Яшь башкаручылар бәйгесе белән күп яшьләргә юл күрсәттек. Бик зур талантлар, менә дигән тавышлар бар. Аларны күрә белергә, ярдәм итәргә кирәк,», - диде ул.

Ул фестиваль кысаларында туган проектларның да мөстәкыйль фестивальләр булып китүен әйтте. «Шәрык базары», «Халык җәүһәрләре» фестивале моның мисалы. «Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр башкарылды, берничә ел элек һәйкәл куелды», – диде җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100