news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивалендә лауреат булган Кытай вәкиле «Китмә сандугач» җырын башкарды

Ваһапов фестивале лауреаты Чжихао Чжан Рөстәм Яхинның «Китмә сандугач» җырын башкарды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шуның видеосын урнаштырган.

Билгеләп үтелгәнчә, Чжан тумышы белән – Кытай Халык Республикасыннан. Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт консерваториясе аспирантурасында белем ала.

Искәртеп үтәбез, Мәскәүдә Р. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты булды. Быел фестиваль егерменче сезонын билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100