news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале лауреатлары Түбән Новгородның Петрякс авылында түләүсез концерт күрсәтә

Түбән Новгород өлкәсе татарларының «Туган як» газетасында «Ваһапов фестивале Петрякска килә» дигән хәбәр чыкты.

Татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның 115 еллык юбилее уңаеннан, җирле региональ татар җәмәгатьчелеге агымдагы 2023 елны Түбән Новгород өлкәсе буенча аның елы дип игълан иткән иде.

Бу игелекле акцияне «Туган як» газетасы хуплап чыгып, беренчеләрдән Рәшит Ваһапов турында хәтирәләр сериясе циклын бастырды, ә күренекле якташыбызга багышланган ел рәсми рәвештә аның туган авылы Актуктан зур концерт белән башланып китте.

Беренче Идел буе Сабан туе көнне Түбән Новгородта ул укыган бинада хәтер тактасы ачылды, аңа багышланган Сергач округы Сабан туе Кочко-Пожарда гөрләп узды һәм менә 27 ноябрьдә Түбән Новгородның «Буревестник» кинотеатрында кабат Рәшит Ваһаповның якты истәлегенә багышланган төбәкара фестиваль-концерт булып үтте.

14 декабрьдә (16:00 сәгатьтә) Ваһапов фестивале лауреатлары һәм Татарстанның халык артисты, безнең Шөбиле кияве Мирсәет Сөнгатуллин Петрякс мәдәният йортында бушлай зур концерт бирәчәк.

«Нәкъ Петрякс?» – дисәгез, чөнки Рәшит абый укытучылык хезмәтен нәкъ шушы авылда башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100