news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар

Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар
Зөлфия Шәвәлиева

22 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында XX Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең финал өлеше узды. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә.

Конкурсның максаты - халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре катнаша.

Бәйге Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 15нче тапкыр уздырыла. Быел ул Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлана.

«Әлеге бәйге белән без яшь талантларны туплыйбыз, аларга үсәргә мөмкинлек, тәҗрибә тупларга ярдәм итәбез. Әлеге бәйгенең татар музыкасын үстерүгә керткән өлеше бик зур», – ди оештыручылар.

Бу елны барысы 102 гариза кабул ителгән. 46 катнашучы финалда чыгыш ясады, жюри әгъзалары сайлаган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 майда Р.Ваһапов һәйкәле янында узачак.

Бәйгенең жюри әгъзалары:

1. Кәлимуллин Рәшит Фәһим улы – композитор, Россиянең һәм Татарстанның композиторлар идарәсе берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе;

2. Ахиярова Резедә Зәки кызы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, композитор;

3. Җәббәрова Әлфия Ибраһим кызы – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры кафедрасының идарә итүчесе, хор дирижеры, профессор;

4. Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулловна – җырчы, Татарстанның халык арстисты;

5. Ильясов Рәсим Әдһәм улы – «Казан нуры» оркестрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, профессор;

6. Асаев Рөстәм Мәҗит улы – җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Ваһапов фестивале лауреаты;

7. Зәйнуллина Айгөл Камил кызы – халыкара конкурслар лауреаты, пианистка, концертмейстер, продюсер;

8. Фәттахов Рифат Әхмәт улы – Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале генераль продюсеры.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Яшь башкаручылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы 23 майда Р.Ваһапов һәйкәле янында, гала-концерт 16 сентябрьдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100