news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вәгыйзь Суслин: Татар теле һәм мәдәнияте көннәре төрле буын кешеләрен берләштерде

Барыш районы Зөя Башы бистәсе мәдәният йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Күпләр көтеп алган татар бәйрәме уңаеннан мәдәният йорты фойесында мастер-класслар, декоратив-кулланма иҗат һәм милли аш-су күргәзмәләре оештырылган иде. Ә тамаша залында тәкъдим ителгән концерт программасында Зөя Башы шәһәр җирлеге һәм Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге иҗат коллективлары катнашты.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милли бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, татар халкының телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүгә, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырды. Ул милләттәшләребезне өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасы «Өмет»кә язылырга өндәде. Кызганычка, тамаша залында утыручыларның күбесе газетаны өйләренә яздырып алмый булып чыкты, ди Рамис Сафин, тирән борчылуын белдереп.

«Татар теле һәм мәдәнияте көннәре халыкның милли үзаңын үстерүгә, яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Мәктәп укучылары һәм актив яшьләребез татар мәдәниятенә, сәнгатенә тартылалар. Бу бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерде, милли моңга сусаган халыкның кәефләрен күтәреп җибәрде»,- ди татар автономиясенең Барыш район бүлекчәсе рәисе Вәгыйзь Суслин.

news_right_1
news_right_2
news_bot