Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вагон йөртүче «Имәнлек» метросы янында трамвайда чыккан янгынны сүндергән
4 нче маршрут трамваеның аскы өлеше яна башлаган. «Имәнлек» метро станциясеннән ерак түгел булган гадәттән тыш хәл видеога эләккән.
«Татар-информ» га Метроэлектротранс хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе башланган. Машина йөртүче утны вакытында сүндерде. Пассажирлар зыян күрмәгән, алар өчен куркыныч булмаган. Трамвайны депога җибәрәләр, аны карыйлар һәм ремонтлыйлар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз