news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Вагай районында сәнгать фестивале

Вагай районында сәнгать фестивале

(Төмән, 12 июль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең Омски өлкәсе белән чиктәш, халкының 40 лап процентын татарлар тәшкил иткән Вагай районында уникенче татар сәнгать фестивале булып үтте. Бу юлы ул Вагай районы белән берләштерелгән элекке район үзәге Дубровное авылында булды. Әлеге чарада барлык татар авыллары да катнашты. Фестиваль кунаклары арасында өлкә татарлары мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин, татар милли хәрәкәте белән элекке елларда җитәкчелек иткән Әхтәм Каюмов, бу районга даими зур ярдәм күрсәтеп торган өлкә думасы депутаты Владимир Крамскойның ярдәмчесе Виктор Запрудин, шулай ук өлкә хөкүмәтенең милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбулин да бар иде. Фестиваль район башлыгы Рамай Сөнгәтуллин тырышлыгы белән узды.

Бәйрәм мәйданы тирәли авылдагы милли йорт күренешен сурәтләп алачыклар куелган һәм аларда милли ризыклардан сыгылып торган мул табыннар да урын алган иде.

Фестиваль Россия Федерациясенең, шулай ук Төмән өлкәсенең һәм Вагай районының әләмнәрен күтәреп, тантаналы төстә ачылды һәм авыллардан килгән делегацияләрнең парады белән башланып китте. Сәхнәдә көне буе үзешчән сәнгать бәйгесе барды. Ат чабышлары, милли көрәш, гер күтәрү, шулай ук башка төрле уеннар һәм ярышлар гөрләп торды. Милли ризыклар ярышы үткәннән соң, һәр алачык фестиваль кунакларына сый-хөрмәт күрсәтеп, чәй эчерде. Һәр ярышны жюри әгъзалары күзәтте. Балта осталары ярышы белән бәйрәм барган авылның иң уңайлы, иң төзек, матур һәм чиста итеп җиһазландырылган йорты дигән бәйге Вагай фестивальләренең күптән инде өстәмә бер билгесе булып тора.

Барлык ярышларның тулаем нәтиҗәләре буенча, быелгы фестивальдә Заречье муниципаль үзидарә берәмлеге беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урынны Вагай район үзәге муниципаль үзидарә берәмлеге яулады, ә өченче урынга Карагай авылы чыкты. Сәнгать бәйгесендә бигрәк тә фольклор төркемнәре югары осталык күрсәтте. Шунысы да күзгә бәрелми калмады: беренче һәм икенче урыннарга, башка еллардагы кебек саф татар авыллары түгел, ә урысы-татары катнашкан төбәкләр чыкты. Моны күләмнәре ягыннан кечерәк булган татар авылларында мәдәният йортларының ябылуы нәтиҗәсе дип тә кабул итәргә мөмкин.

Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты Вәлимә Ташкалова җитәкләгән жюри составында өлкә Милли мәдәниятләр йортының аналитик-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Галина Вдовенко һәм Тубыл шәһәре сәнгать училищесы директоры Геннадий Берендфильд кебек мәдәният белгечләре дә булды. Бирегә Геннадий әфәнде яшьләр арасында талант ияләрен эзләп табу максаты белән дә килгән иде. Сәнгать ярышлары вакытында ул сәләтләрен күрсәтеп өлгергән яшьләрне сәнгать училищесына укырга керергә чакырды. Елдагыча, фестиваль «Чибәр татар кызы» бәйгесе белән тәмамланды.

Милли бәйрәмнәрдә беркайчан да күренмәгән «Регион-Тюмень» телерадио ширкәте президенты Анатолий Омельчукның да килүе Вагай фестиваленең өлкә күләмендә зур абруйга ия булуына дәлил булып тора. «Төмән яңалыклары» телевидениесе дә фестивальне тасмага төшереп алды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100